Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминлек үзебездән тора

Ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге датаны Берләшкән милләтләр оешмасы генераль ассамблеясе тәкъдим итә. Юлларның сыйфаты яхшыра, светофорлар, юл билгеләре дә арта, тик юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны кимеми. Юл һәлакәтләрен булдырму өчен нишләргә? Респондентларыбыз шушы сорауга җавап эзли.

Гөлнара,
Мөслим:
– Без иртән ашыга-ашыга эшкә барабыз, шоферлар, туктап, юл бирәләр, зебрадан курыкмый чыгарга була. Ә көндез, төшке ялга кайтканда, Банк урамы буйлап машина очып килә, тизлеген киметергә уйламый да! Күтәртелгән юлга (лежащий полицейский) җиткәндә дә туктамый. Юлга куелган билгеләргә дә күз салмый, бугай, шоферлар. Юлны чыгарга куркып торасың. Бәреп китәргә мөмкиннәр! Күпләр юл кагыйдәләрен белмиләр, аварияләр дә шул сәбәпле була, яшь гомерләр өзелә.

Илшат,
Бөгелмә:
– Мин – өлкән яшьтә, озак еллар шәһәрдә яшим. Бәйрәм ялларына туган якка кайтырга тырышам. Район үзәгендә кичен яшьләрнең машинада чабуларына игътибар иттем. Казанда бөкеләр күп булса да, курыкмыйча йөрисең, ә Мөслимдә кайчак каушата. Яшьләр кичке якта бигрәк нык чабалар, музыка акырталар. Әллә тагын узышка чыкканнар! Обгонга чыгалар. Бу бигрәк тә бәйрәм чорларында күзәтелә. Ярый әле урамнарга светофорлар куйдылар, җәяүлеләр өчен тротуарлар ясалды. Коры сөт заводы башында светофорның кызыл утына игътибар итмәүче шоферлар да бар.

Рәмилә,
Саклаубаш:
– Элек юллар бик начар, чокыр-чакырлы иде. Хәзер асфальттан гына җилдерәбез. Мөслимнән кайтканда Мәлләтамак тирәсенә яктырткычлар куйдылар. Кичләрен дә яп-якты, йөрүе рәхәт. Юл билгеләре дә ачык күренә. Элек Мәллә күперендә аварияләр дә булгалады бит. Алла сакласын! Мин үзем әкрен йөрим, тизлекне арттырмыйм, ашыкмыйм. Тизлекне арттыру елның кайсы фасылында да аварияләргә китерергә мөмкин.

Ринат,
Әлмәт:
– Хәзер бик күп хатын-кыз машина йөртә. Кайбер машина йөртүчеләр хатын-кызның машина йөртүен өнәмәгән була, ләкин хатын-кызлар юлда бик игътибарлы! Светофорның яшел уты янгач кына кузгалалар, җәяүлеләрне үткәрәләр. Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр һәм төгәл үтиләр!

Динара,
Мөслим:
– Руль артына утыргансың икән, кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Кагыйдәләрне җәяүлеләр дә үтәргә тиеш. Күпвакыт яшьләрнең машинасын үкертеп, зур тизлек белән “чапканын” күрергә туры килә. Мин-минлек инде бу, текәлек түгел. Юлына берәрсе килеп чыкса, туктый алмаячак бит! Алла сакласын! Җәяүлеләр дә тәртип боза. Тротуар була торып, машина юлыннан йөриләр. Өлкән апа-абыйлар да шулай. Берәр нәрсә була калса, шоферны гаепләячәкләр!

Сораштыруны Нурия Низамова үткәрде.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X