Реклама
16-22 март көннәрендә ЮХИДИ Мөслим бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 127 беркетмә төзелгән. Шулардан исерек хәлдә руль артына утырган 4 һәм юл-транспорт фаҗигасе булган урынны ташлап киткән өчен 2 кеше машина йөртү таныклыгыннан колак каккан.
22 кешегә - маневрлар ясаган өчен, 44 кешегә - тизлекне арттырган һәм 2 кешегә штрафларын түләмәгән өчен беркетмә төзелгән. Иминлек каешын эләктермәгән 15 райондашыбыз да штрафка тартылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз