Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминлек догасы

Һәр көнне иртән торгач, һәрберебез алдагы көнгә планнар кора. Кая гына барып, ни генә кылсак та, һәрбарчабыз эшләренең уңышлы булуын тели.

Шушы максатны күздә тотып, берәүләр багучыга мөрәҗәгать итә, ә кемдер исә фэн-шуй дип, төрле сурәтләргә өмет баглый. Янәсе бу сын акча, мал китерә, ә бу рәсемне элеп куйсам, дошман явызлыгыннан сакланырмын дип. Дөрес, уңышсыз чорында кеше әллә нинди чараларга әзер, тик боларның барысына читтән карап торсаң, бигрәк тә көлке тоела. Безне юктан бар иткән, безнең фәкать бәхетле булуны теләгән Аллаһыбыз бәндәләренең мондый гамәлләрен күзәтеп, бер дә риза калмыйдыр, чөнки кешегә авыр чакларында ярдәм итә алу кебек зур куәт бары тик Анда гына бит.

Иманлы бәндә сәламәтлек, бәрәкәт яисә башка нәрсә сораганда, Раббысы Аллаһка гына таяна. Шуңа да догаларны кешеләрнең гомерлек юлдашы дияргә була. Көн дә кирәкле догалар арасында лаеклы урын алган иминлек догасын гына алыйк. Һәр көнне иртәнге якта мөселманнар шул доганы укырга тиеш. АЛЛАҺУММӘ ИННИ ӘСЪӘЛҮКӘ ХАЙРА МӘ ФИ ҺӘЗӘЛ ЯУМ ВӘ ХАЙРА МӘ БӘГЪДӘҺҮ ВӘ ӘГУЗҮ БИКӘ МИН ШӘРРИ МӘ ФИҺӘЗӘЛ ЯУМ ВӘ ШӘРИМӘ БӘГЪДӘҺҮ. Аның мәгънәсе мондый: “И Раббым, мин Синнән сорыйм бу көннең изгелекләрен. Бу көндә генә түгел, башка көннәрдә дә миңа барча изгелекләреңне ирештерсәң иде. Бу көндә булачак барча бәла-казалардан мине коткарсаң иде. Барча булган бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Бүген һәм башка көннәрдә дә мине барча бәла-казадан сакласаң иде”.

Әлеге доганы Пәйгамбәребез с.г.в. һәр көнне кылган.

Аңлаганыбызча, әлеге дога үз эченә бу дөньяны да, ахирәтне дә ала. Мөхәммәд Пәйгамбәребез с.г.в. әлеге доганы һәрдаим кыла торган булган, һәммәбезгә олы үрнәк, төп укытучы булучы Рәсүлебезнең с.г.в. бер хәдисендә “Дөньяда гамәл бар, хисап юк; ахирәттә хисап бар, гамәл юк”, – диелгән бик тирән мәгънәле сүзләр бар. Моннан аңлашыла ки, Кыямәт көнендә җавап тотканда изге гамәл кылып, без үзебезнең хәлне никадәр генә яхшыртырга теләсәк тә, бу мөмкин булмаячак. Шуңа күрә бу хакта инде дөньялыкта ук кайгыртып куярга ашыксак иде. Ә туры юлдан нык атларга исә безгә һәрдаим догалар ярдәм итәр.

Фото - Pixabay.com

Әдилә ГАЙНЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев