Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминиятләүчене алыштырырга теләсәң

Мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминиятләүчене алыштыру – пенсия тупланмаларын Россия Федерациясе Пенсия фондыннан – дәүләтнеке булмаган пенсия фондына, дәүләтнеке булмаган бер пенсия фондыннан – икенчесенә яисә дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан Россия Федерациясе Пенсия фондына күчерү.

Иминиятләүчене алыштырганда инвестиция керемнәрен югалтмас яисә пенсия тупланмаларын инвестицияләүдән чыгымнар булмасын өчен, яңа иминиятләүчегә күчү турындагы гаризаны 5 елга бер тапкыр гына бирергә кирәк. Яңа иминиятләүчегә бу сроктан ешрак күчү пенсия тупланмаларының кимүенә китерә. 
Исегездә тотыгыз: средстволарны дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерү – бурыч түгел, ә хокук! Россия Пенсия фондындагы пенсия тупланмалары средстволары беркая да югалмый, идарәче компанияләр аша инвестицияләнә һәм, пенсия яше җиткәч, иминиятләнгән затларга түләнә. 
Кредит оешмалары, иминият яисә кадрлар агентлыклары, мобиль элемтә салоннары хезмәткәрләре дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары агентлары булып торырга мөмкин. Шуңа күрә счет ачканда, кредит яисә иминият килешүе рәсмиләштергәндә, кәрәзле телефон сатып алганда, эш эзләгәндә кул куя торган барлык документларны да игътибар белән укырга кирәк. 
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев