Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминият түләүләре белән идарә итү - салым органнарында

2017 нче елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри пенсия, социаль һәм медицина иминиятенә иминият түләүләре белән идарә итү салым органына тапшырылды.

2017 нче елның беренче кварталыннан башлап, иминият түләүләре буенча исәпләүләр, отчет чорыннан соң килүче айның 30 нчы числосын да кертеп (2017 нче елның 2 мае, 2017 нче елның 31 июле, 2017 нче елның 30 октябре, 2018 нче елның 30 гыйнвары), иминият түләүләрен башкаручыларны исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшырыла.

Салым түләүчеләрнең төп категорияләре өчен иминият түләүләре тарифлары Россия Федерациясе Салым кодексының 426 маддәсендә билгеләнгән: мәҗбүри пенсия иминиятенә - түләү салынучы базаның билгеләнгән күләме чикләрендә 22 % (2017 елда - 876 мең сум), чик күләмнән тыш 10 процент; мәҗбүри медицина иминиятенә - күләменә бәйсез рәвештә еллык барлык түләүләрдән 5,1 процент; вакытлыча эшкә сәләтсезлек очрагына һәм бала табу уңаеннан мәҗбүри социаль иминияткә -түләү салынучы базаның билгеләнгән күләме чикләрендә 2,9 % (2017 елда - 755 мең сум); РФ га вакытлыча килүче чит ил гражданнары файдасына түләүләрдән, түләү салынучы база чикләрендә - 1,8 %.

Иминият түләүләренең киметелгән тарифларын кулланырга хокуклы түләүчеләр категорияләре һәм киметелгән тарифларны куллану шартлары РФ Салым кодексының 427 маддәсендә билгеләнгән.

Физик затларга тәләүләр башкармаучы шәхси эшмәкәрләр түләргә тиешле иминият түләүләре суммасы:

- мәҗбүри пенсия иминиятенә, исәп-хисап чорына түләүченең кереме күләме 300 мең сумнан артмаса, 1 МРОТ (7500 сум) х 26% х 12 ай=23 400 сум; түләүченең кереме 300 мең сумнан артса, 1 МРОТ (7500 сум) х 26 % х 12 ай + 300 мең сумнан арткан керем суммасыннан 1 %;

- мәҗбүри медицина иминиятенә - 1 МРОТ (7500 сум) х 5,1 % х 12 ай=4 590 сум.

Иминият түләүләрен башкару вакыты

Эш бирүчеләр - алдагы календарь аеның 15 числосы. Шәхси эшмәкәрләр һәм башка үзмәшгуль затлар - агымдагы календарь елның 31 декабре, узган исәп-хисап чорыннан соң килүче елның 1 апреле, 300 мең сумнан арткан керемнең 1 процентын түләү өчен. КФХ башлыклары - агымдагы календарь елның 31 декабре.

Иминият түләүләре башкару өчен барлык реквизитлар Россия Федераль салым инспекциясе сайтына (http://www.nalog.ru/rn16/taxation/insprem/) урнаштырылган. "Заплати налоги" (http://service.nalog.ru/tax.do) сервисы аша түләү документын формалаштырып, Россия Федераль салым хезмәтенең партнер банклары аркылы онлайн-режимда түләргә мөмкин.

Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев