Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминият таныклыклары яңартыла

СНИЛС турындагы мәгълүмат кешегә электрон рәвештә яисә кәгазь документ рәвешендә (белешмә) биреләчәк.

Ул мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгын – СНИЛСны алыштырачак. Бу персоналаштырылган исәпкә алу турындагы законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә эшләнә. Элек алынган иминият таныклыклары да гамәлдә. Шуңа күрә документ алыштыру өчен пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итү кирәк түгел. Яңа үрнәктәге документны кертү акрынлап, өч ай дәвамында башкарылачак.

– Белешмәдә СНИЛСтагы бөтен мәгълүмат һәм СНИЛС үзе булачак. Аның кәгазь рәвешендәгесен күпфункцияле үзәктән яисә пенсия бүлегеннән алырга була. Ә электрон документ һәрвакыт шәхси кабинетта бар,– ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Шулай итеп, иминият таныклыгы бүтән алыштырылмый һәм яңадан бирелми. Аның урынына иминиятләнгән затлар яңа үрнәктәге документ алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X