Мослим

“Иминият пенсияләре турында”гы Федераль Законның 25 маддәсе нигезендә

"Иминият пенсияләре турында"гы Федераль Законның (№400-ФЗ, 28.12.2013) 25 маддәсе нигезендә пенсионер вафат булган очракта яисә аны үлде дип игълан итү турындагы суд карары яки хәбәрсез булмавын тану турындагы суд карары үз көченә кергән очракта, әлеге вакыйгалар булган айдан соң килгән айның беренче числосыннан пенсия түләү туктатыла.

Алынып бетмәгән пенсияне сорап, пенсионер вафатыннан соң алты ай эчендә мөрәҗәгать иткән очракта, агымдагы айда алынырга тиешле исәпләнгән пенсия суммалары һәм алынмый калган пенсия пенсионер үлгән көнгә аның белән яшәүче гаилә әгъзаларына (балаларына, ата-аналарына, тормыш иптәшенә, апа-абый, эне-сеңелләренә, оныкларына, әбиләренә, бабайларына) түләнә. Алынмаган пенсияне сорап гаиләнең берничә әгъзасы мөрәҗәгать итсә, түләү аларга тигезләп бүленә.

Алынып бетмәгән пенсияне алу өчен район пенсия фондына гариза белән түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

- пенсионерның үлеме турында таныклык,

- гаилә әгъзасының шәхесен раслаучы документ (паспорт),

- үлү көненә бергә яшәү турында авыл җирлегеннән алынган документ,

- үлгән кеше белән туганлык мөнәсәбәтләре турындагы документ (туу турында таныклык, өйләнешү турында таныклык).

Пенсия банк аша түләнсә, пенсия фондына мөрәҗәгать итү кирәк түгел. Пенсия пенсионерның счетына языла, ягъни пенсия алынган, дип санала. Мондый очракта кертем суммалары мирас составына керә һәм нотариус аша рәсмиләштерелә.

Үлгән пенсионер белән бергә яшәүче гаилә әгъзалары булмаган очракта. Алынып бетмәгән суммаларРФ Гражданнар кодексы тарафыннан билгеләнгән гомуми нигезләрдә мирас итеп алына.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: