Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Иминият булмаган” чор турында

Армия сафларында хезмәт итү, бер яшь ярымга кадәр бала тәрбияләү, хезмәткә яраксыз кешене тәрбияләү – мондый һәм башка “иминият булмаган” чорлар, эш бирүчеләр тарафыннан мәҗбүри пенсия иминияте өчен күчерелүче иминият түләүләре белән беррәттән, хезмәт пенсиясе күләменә тәэсир итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: мәҗбүри пенсия иминияте системасында иминиятләнгән зат өчен иминият түләүләре башкарылмаган чор “иминият булмаган” чор булып санала. Әмма билгеле шартларда хезмәт эшчәнлеге белән беррәттән хезмәт пенсиясенә хокук алу өчен кайбер “иминият булмаган” чорлар иминият стажына кертелә ала. Аерым алганда, чакыру буенча хәрби хезмәт үтү, әти-әнинең берсенең һәр баланы бер яшь ярымга кадәр тәрбияләве (барлыгы 4,5 елдан артмаска тиеш), хезмәткә яраклы затның беренче төркем инвалидны тәрбияләве, инвалид бала тәрбияләү, 80 яшькә җиткән затны тәрбияләү, контрактчы хәрби хезмәткәрнең тормыш иптәшенең эшкә урнашу мөмкинлеге булмаган урыннарда яшәве (барлыгы биш елдан артмаска тиеш), РФ консуллык учреждениеләре, дипломатик, сәүдә вәкиллекләре һәм РФ дәүләт органнары вәкиллекләре хезмәткәрләренең тормыш иптәшләренең чит илдә яшәве “иминият булмаган” чорга исәпләнергә мөмкин. 
Шунысына игътибар итәргә кирәк, әлеге чорларны иминият стажына кертү өчен “иминият булмаган” чорга кадәр яисә аннан соң хезмәт эшчәнлеге булу шарт. “Иминият булмаган” чорның булуы хезмәт пенсиясе билгеләүгә хокукка гына түгел, пенсия түләве күләменә дә тәэсир итәргә мөмкин. 
Гражданның 2002нче елның 1 гыйнварына кадәр барлыкка килгән гомуми хезмәт стажы булса (рәсми хезмәт эшчәнлеге) һәм 2001нче елның 31 декабренә кадәр аның күләме хатын-кызлар өчен – 40 елдан, ир-атлар өчен 45 елдан ким булмаса, 2002 елга кадәр “иминият булмаган” чорларны исәпкә алу пенсия күләме артуга китерми. “Иминият булмаган” чор 2002нче елның 1 гыйнварыннан соң булса, пенсия күләме арта. 
2015нче елның 1 гыйнварыннан “иминият булмаган” чорлар хезмәт пенсиясе күләменә шәхси пенсия коэффициентлары, яисә пенсия коэффициентлары контекстында тәэсир итә: “иминият булмаган” чор өчен коэффициент суммасына өстәмә пенсия баллары кушыла. Мәсәлән, бер ел армия хезмәте һәм хезмәткә яраксыз затны тәрбияләгән өчен – 1,8 пенсия коэффициенты, бер яшь ярымга кадәр бала тәрбияләгән өчен бер балага – 1,8, ике балага – 3,6, өч балага 5,7 коэффициенты языла. Әлеге чор иминият стажына керә.  

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.
 

Фото -Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X