Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Имин көпчәк" конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Алдан хәбәр иткәнебезчә, узган атнада Мөслимдә "Имин көпчәк" конкурсы узды. Бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды. Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче номинациясендә Мөслим гимназиясенннән Ислам Шәймәрданов, Тойгелде урта мәктәбеннән Данил Маннанов, Әмәкәй урта мәктәбеннән Лилия Аликберова җиңү яуладылар.

Беренче медицина ярдәмен күрсәтү осталыгында Мөслим урта мәктәбеннән Айсылу Әсадуллина, Әмәкәй урта мәктәбеннән Рүзәл Шакирҗанов, Күбәк урта мәктәбеннән Зилә Латыйпова иң белемле дип табылдылар. Велосипедта йөрү конкурсында кызлар арасында Мөслим урта мәктәбе укучысы Айсылу Әсадуллина, Тойгелде урта мәктәбе укучысы Зәйнәп Шәмсетдинова, Метрәй урта мәктәбе укучысы Айсылу Фәгимова призлы урыннар яулады. Егетләр арасында Мөслим урта мәктәбе укучысы Риназ Хәсәнов, Түбән Табын урта мәктәбе укучысы Фаиз Шакиров, Олы Чакмак урта мәктәбе укучысы Сәет Садриев иң оста велосипедта йөрүче дип табылдылар. Агитбригада чыгышлары арасында Сал. Мухан, Күбәк һәм Тат.Шуран мәктәбе командалары җиңүче булды. Нәтиҗәдә, "Имин көпчәк" конкурсы җиңүчеләре дип: 1 урында - Сал. Мухан, 2 урында - Тойгелде, 3 урында - Мөслим гимназиясе укучылары табылды. Сал. Мухан авылы командасы Яр Чаллы шәһәрендә узачак финал турында катнашу хокукына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X