Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Имин картлык – көтелгән шатлык

Хөкүмәтебезнең өлкәннәргә йөз белән борылуы куандыра. Ни дисәң дә, картлык таулар артында түгел. Бер көн килеп, ул һәркемнең ишеген кагачак. 

“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” программасы кысаларында күп төрле федераль программалар эшләве хакында райондашларыбыз хәбәрдардыр. Кеше ярдәменә мохтаҗ булып, урын өстендә ятучы авырулар аз түгел. Аларның гомерен озайту, социаль адаптациягә, оптималь яшәү рәвешенә ирешү өчен җирлегебездә гомуми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе эшли. Әлеге мәктәп “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә урнашкан. 
– Дәресләр үткәрү өчен үзәктә махсус кабинет булдырылды һәм тернәкләндерү җайланмалары белән җиһазландырылды. Күнекмәләргә өйрәтү атнага ике тапкыр оештырыла. Бу дәресләр социаль хезмәткәрләр, авыру һәм аз хәрәкәтле өлкәннәрнең туганнары өчен үткәрелә. Укыту төркемләп тә, индивидуаль рәвештә дә оештырыла. Килергә мөмкинлекләре булмаган гражданнар өчен өйгә килеп өйрәтү мөмкинлеге дә каралган. Өйдә үткәрелгән дәресләрдән авыруларның туганнары канәгать калды, – ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина. 
“Демография” проектын да халык хуплап кабул итте. Аның кысаларында узган елның сентябреннән башлап, агымдагы елның март аена кадәр 65 яшьтән өлкәннәрне диспансерлаштыру оештырылды. Бу вакыт аралыгында районның 1398 өлкән гражданына әлеге төр хезмәт күрсәтелгән. Өлкәннәрне район поликлиникасына йөртү өчен махсус җайлаштырылган “Ларгус” машинасы кайткан иде. Махсус автотранспорт өлкәннәрне өйләреннән алып килеп, диспансерлаштыру үткәннән соң өйләренә кайтарып куйды. Коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле, әлеге проект вакытлыча туктатылып торган иде. 1 сентябрьдән “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне район үзәк хастаханәсенә илтүне кабат башлап җибәрде. Сентябрь башыннан Октябрь, Дусай, Тойгелде, Исәнсеф-Чишмә, Симәк, Баек, Ташлыяр, Баланлы авылларыннан барлыгы 125 кешене поликлиникага планлы тикшерү уздырырга алып килгәннәр. Махсус автотранспорт ярдәмендә ташламалы бәядән даруларны өлкәннәрнең өйләренә илтеп бирү дә оештырылган. Карантин чорында 191 кеше әлеге ярдәмне алган. 
– Район халкын тагын бер яңалык көтә. Ул – “Сиделка” хезмәте. “Өлкән буын” программасы кысаларында гамәлгә ашырылучы әлеге пилот проекты республиканың кайбер районнарында эшли дә башлады. Безнең районга бу проект 2021 елдан керер дип көтелә. Урын өстендә ятучыларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәргә тиешле тәрбия, карау кирәклеге бәхәссез. Балалары яисә туганнары эштә булу сәбәпле яки башка сәбәпләр аркасында авыру кешеләрне караучы кирәк булганда, “Сиделка” проекты аларга ярдәмгә киләчәк. Яңа проектны гамәлгә ашыру өчен кадрларны укыту күздә тотыла, – ди Гөлнар Фәтхуллина. 
Югарыда телгә алынган проектларга бәйле сораулар белән “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
Юкка гына картаюны карт аю белән чагыштырмый өлкәннәр. Кемнәргәдер матур, сәламәт картлык язган, икенчеләрен каты авыру түшәккә еккан. Балалары булып та, картлар йортында яшәүче өлкәннәр дә бар. Имин картлык – өлкәннәрнең иң зур хыялы.

Лилия Шәймиева.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X