Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иманыбыз ныкмы?

Православие динендәгеләр узган атнада Качману – крещениене бәйрәм итте. Ислам динен тоткан татарларыбызның бу бәйрәмгә ни катнашы бардыр, белмим. Әмма күпләр аны телдән төшерми сөйләде. Сәбәбе суны изгеләштерү белән бәйле. 

Православие динендәгеләр узган атнада Качману – крещениене бәйрәм итте. Ислам динен тоткан татарларыбызның бу бәйрәмгә ни катнашы бардыр, белмим. Әмма күпләр аны телдән төшерми сөйләде. Сәбәбе суны изгеләштерү белән бәйле. 
Православие дине буенча Качману бәйрәмендә изгеләштерелгән су дәвалау үзлекләренә ия һәм аны кулланган һәркемгә көч, энергия бирә, дигән фикер бар. Шуңа бәйле бу көнне елга-сулыкларда коену да православие динендәгеләр өчен традициягә әйләнгән. Кышкы салкында су керергә бик сирәкләр, чыныкканнар гына җөрьәт итәдер анысы. Ә су җыю белән күпләр, хәтта татарларыбыз да шөгыльләнә. Ни сәбәпле “татарлар” сүзен куллануымны аңлатам. 
Татар милләтеннән булган һәркем ислам динен тота, дигән сүз түгел. Явыз Иван чорында чукындырылып, православие диненә күчкән керәшен татарлары да бар. Әмма татарларның күпчелеге үзен ислам дине тарафдары дип саный, авыр чагында Аллаһы Тәгаләгә сыена. Тик ислам кануннары (биш вакыт намаз уку, ураза тоту һ.б.) буенча яшәмәгәч, һәркемне дә “мөселман” дип тә әйтеп булмый. Шулай да Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышанган, Аның исемен ара-тирә булса да телгә алган, Аның исеменнән хәер биргәләгән милләттәшләребезнең православие йолаларын үтәүләре аңлашылмый. 
Танышларым, ду кубып, шешә эзли. Нигә дисәм, су җыярга икән. “Качмануда краннан килгән су да изге була”, дип, шешәгә су җыялар. “Кеше бер генә дингә ышанырга тиеш”, дигәч тә: “Без бит ышанмыйбыз. Су гына алабыз. Аннан Алла бер бит инде ул” дигән сүзләр ишетергә туры килде. “Бу көнне җыелган су еллар буена да сасымый, бозылмый бит” дип, фикерләрен расларга тырышучылар да булды. Шулайдыр, бәлки. Ләкин Качмануда су җыйсак, яһүдләр белән шабатны бәйрәм итсәк, аларның уразасы (постлары) җиңелрәк үтә дип, руслар белән ураза тотсак, күп Аллалык килеп чыга түгелме? “Мәҗүсилек” дип атала ул. Ислам динен кабул иткәнче борынгы бабаларыбыз мәҗүси булган, ягъни елга-күлләрнең, урманның, басу-кырларның – һәркайсының үз Алласы бар, дип ышанганнар. Ислам дине буенча Аллаһы Тәгаләдән башка затларга табыну, кемнедер, нәрсәнедер аллалаштыру, илаһка тиңләү гөнаһ санала. 
Хорафатларга ышану да мәҗүсилектән калмады микән? Юлны кара песи бүлсә – уңышсызлыкка очрыйсың дип ышану, тоз түгелсә – тавыш чыга дип юрау. Буш чиләкле авылдашыңны очратудан, “13” саныннан, әлеге числоның җомга көненә туры килүдән курку һ.б. XXI гасырда яшибез, һәрберебез укымышлы, белемле. Тавыш-гауганың тозга, юлың уңу-уңмауның песи төсенә яки чиләкнең бушлыгына бәйле була алмавы һәркемгә билгеле. Акыллырак булыйк! Иманыбызны югалтмыйк!.. 
Римма Афзалова.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев