Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илшат Әминов: «Татмедиа»да матбугат чараларындагы иске алымнар эшләми башлаганын аңлыйлар

«Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры фикеренчә, бүген заманча аудитория таләпләренә туры килгән яңа контент булдыру мөһим. (Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә массакүләм мәгълүмат чараларының иске алымнары һәм эшләү формалары вакыты узганын аңлыйлар. Бу хакта «Татар-информ» журналистына «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры, республика...

«Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры фикеренчә, бүген заманча аудитория таләпләренә туры килгән яңа контент булдыру мөһим.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә массакүләм мәгълүмат чараларының иске алымнары һәм эшләү формалары вакыты узганын аңлыйлар. Бу хакта «Татар-информ» журналистына «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры, республика Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты Илшат Әминов сөйләде.

«Татарстан Президентының массакүләм мәгълүмат чараларында иске алымнар һәм эшләү формалары вакыты узганы турындагы чыгышы безгә кызыклы булды. Бүген заманча аудитория таләпләренә туры килгән яңа контент булдыру мөһим. Икенчедән - аны бүген мөмкин булган барлык платформаларда ясарга кирәк. Монда мобиль җайланмалар, интернет, телевидение, төрле интернет-каналлар, мәсәлән, инстаграм-канал керә», - дип аңлатты Әминов.

Аның сүзләренчә, массакүләм матбугат чаралары вәкилләре, контентка мөнәсәбәтен үзгәртеп, аны аудиториягә кыска вакыт аралыгында ачык итәргә тиеш.

Шулай ук генераль директор икътисад өлкәсенә кагылган йөкләмәләрне истә калдырган.

"Президент әйткәнчә, без яңа мәгълүмати җәмгыять - мәгълүмати икътисад чорына аяк басабыз. Бу икътисадта да, журналистикада да иске ысуллар эшләми башлавын аңлата. Артта калмас өчен бик каты алдан барырга кирәк. "Татмедиа"дә моны яхшы белүләренә бик шатмын, чөнки анда, шул ук "Татар-информ"да гына да, яңа эш формалары һәм ысуллары пәйда булды - бу бик яхшы. Минемчә, безгә хәзер барыбызга берләшеп, Президент йөкләмәләрен кыска вакыт аралыгында үтәргә кирәк", - дип ассызыклады Әминов.

"Без Татарстан халкына күптеллелекнең өстенлек булуын аңлату зарур. Икенчедән, телгә өйрәтүнең заманча методикалары, синтаксис һәм грамматиканы белүгә түгел, ә аралашу мөмкинлекләрен ачуга юнәлгән булырга тиеш. Коммуникация - заманча дөньяда бик мөһим әйбер. Безгә телләр өлкәсендә татар теленең мавыктыргыч булуы һәм коммуникация чарасы булуы өстендә эшләргә кирәк", - дип белдерде Әминов.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама