Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүләр дәвамлы булсын! Мөслим спортчыларының уңышлары турында

Быел Мөслим районы республика күләмендә генә түгел, Россия регионнарында да еш телгә алынгандыр. Ник дигәндә, районыбызның яшь спортчылары, Бөтенроссия бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр белән кайтты.

28 июнь-3 июль көннәрендә Иваново шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия беренчелеге узды. Әлеге бәйгедә үз авырлыгы категориясендә беренче урынны алган Ренат Сафиуллин 24 ноябрьдә Үзбәкстанда үтәчәк Дөнья кубогы ярышларына юллама алды. Ренатның тренеры - Илнар Сәетгалиев.

3-25 сентябрь көннәрендә Анапа шәһәрендә узган "Президент ярышлары" Бөтенроссия ярышларыннан да призлы урын алып кайтты безнекеләр. Мини-футбол буенча 40 команда арасында Мөслим гимназиясе укучылары икенче урынга чыкты. Әлеге ярышларның берничә бәйгене берләштергән спорт төрендә Ринат Сафиуллин 800 егет арасында 3 урынны яулады. Урыннан ераклыкка сикерү буенча Ләлә Шәйхетдинова бронза медальгә лаек булды. Команданың тренеры - Расыйл Фәттахов.

Шулай да җиңүләрнең иң саллысына Мөслим лицееның "Мирас" командасы лаек булды. 25 сентябрь-14 октябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә мини-футбол буенча "Йолдызларга якынаеп" Бөтенроссия ярышларында безнекеләр, 8 федераль округны артта калдырып, "Россия чемпионнары" исемен алдылар. Егетләрнең тренерлары - Илфат Хафизов һәм Айдар Исламов.

Бадминтончы егетләрнең исемнәре исә инде күптәннән һәм күпләргә мәгълүм. Россия беренчелегендә чемпион исемен алган Айнур Җәлилов бүген республика җыелма командасы составында Татарстан данын яклый. Узган атнада ул Түбән Новгородта үткән Бөтенроссия ярышларында катнашты һәм парлы уенда өченче урынны яулады. Айнурның тренеры - Инсаф Ханов.

Россиякүләм ярышларда үзләрен күрсәткән спортчылар белән узган атнада район башлыгы Рамил Муллин очрашты һәм егет-кызларга бүләкләрен тапшырды. Спортчыларны ярышларга әзерләгән тренерлар район башлыгының Рәхмәт хатларын алды. "Җиңү ул - зур хезмәтегезнең нәтиҗәсе. Тик, җиңүгә ирештем дип, тукталып калырга ярамый. Үз өстеңдә даими эшләргә, алга зуррак максатлар куеп, тырышырга кирәк! Җиңүләрегез дәвамлы булсын!" - диде район башлыгы. Яшь спортчылар һәм тренерлар җирлегебездә спорт белән шөгыльләнергә шартлар тудырган өчен республика, район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.

Әйе, районыбызда спортка зур игътибар бирелә. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә көрәш, бадминтон, гимнастика һ.б. спорт төрләре белән, бассейнда йөзү түгәрәкләрендәшөгыльләнергә була. Быел гына сафка баскан спорткомлекста да түгәрәкләр эшли. Күпфатирлы йортлар ишегалларында, мәктәп-мәдәният йортлары территориясендә спорт мәйданчыклары урнаштырылды. Моннан тыш парк-скверларда да спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлыклартудырылган. Кыскасы, физкультура-спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеш алып барырга бөтен мөмкинлекләр дә бар. Теләк кенә кирәк! Алга билгеле бер максат-бурычлар куеп, үзе өстендә даими эшләгәннәр җиңүгә дә ирешә.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев