Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илназ Гарипов Ольга Бузова концертында татарча җырлады!

Казанда рус эстрадасы җырчысы Ольга Бузованың концерты узды. Мәскәү кунагын гореф-гадәтләргә туры китереп, бал-май белән каршы алдылар. Иң кызыгы Ольганың концертында булды: анда татарча җырладылар!

Казанда рус эстрадасы җырчысы Ольга Бузованың концерты узды. Мәскәү кунагын гореф-гадәтләргә туры китереп, бал-май белән каршы алдылар. Иң кызыгы Ольганың концертында булды: анда татарча җырладылар!
Татарча җырлаучы егет барыбызга да бик яхшы таныш җырчы Илназ Гарипов иде. Ул татар телендә ике җыр башкарды: "Яратам! Бетте китте!" һәм "Ярат син". "Публиканың якынча 70 проценты бөтенләй татарча белмәгәч, концертта чыгыш ясарга курыккан идем. Миңа кадәр рус телендә җырлаган егет чыгыш ясаганда, "Бузова!" дип кычкырганнарын күргәч, бигрәк тә куркып калдым. Тик халык арасында миңа кушылып җырлаучылар шактый булып чыкты, "Бузова" дип кычкырырга ирек бирмәделәр. Аннан соң да чыгышыма карата негатив фикер әйтүче булмады. Киресенчә, татарларда шундый җырлар барлыгын белмәдек, диделәр", - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә Илназ Гарипов.

Илназ әйтүенчә, моңа кадәр рус йолдызы концертында татар эстрадасы җырчысының татар телендә җырлаганы булмаган. "Монда оештыручыларның да өлеше зур. Ольганың үзе белән аралашмадык, әмма исәнләштек. Сольный концерты алдыннан аны борчырга теләмәдем. Ул әхлак ягыннан да матур булмас иде. Ольга гримеркада үз чыгышына әзерләнде. Аңа карата каршылыклы фикерләр күп булса да, шәхсән мин аны тырышлыгы өчен хөрмәт итәм", - дип белдерде Илназ Гарипов.

«Илназ Гарипов үзебезчә, татарча җырлады. Иң кызыгы - тамашачы Бузовага килдек дип тормады, Гариповның да җыр сүзләрен белеп, кушылып җырлады. Горурланып тордым әле", - дип язган җырчы Алинә Сафиуллина.

Концертта шулай ук чыгыш ясаган Илназ Сафиуллин ике җырын да рус телендә башкарды.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев