Мөслим-информ

Илләр гизик, тик илебездән бизмик

Кызыбыз Чулпан яшәгән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә кабат кунакта булып кайтканнан соң, күпсанлы укучыларым һәм дусларым бу хакта язуымны сорасалар да, “Кемнең энҗесе вак, кемнең тарысы сыек” булып чыга бит бу, дигән кыенсыну чабудан тартып килде. Ә хәзер – шөкер, уңышларыбыз җыелып, амбарларга керде; суясы эре малын, каз-үрдәген суеп-урнаштырып, аз булса да эше кимегән авыл халкының да бераз кулы чишелгән чор. Шунлыктан: “Тукта әле, якыннарыңның кызыксынуына бирер җавабың, әйтер сүзең бар икән, нигә күңелеңдәгеләр белән уртаклашмаска?” дигән эчке фикер кулга каләм алырга мәҗбүр итте.

Менә инде өч елга якын Чулпаныбыз Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яши һәм “Nokia Networks”дигән халыкара телефон компаниясендә хезмәт куя. Бару планда булмаса да, балалар: “Сәламәт чагында йөреп калыгыз, чит җирдә дә яшәп алыгыз”, – дигәч, без кабат әлеге илгә юл алдык. Бер айга якын бу ил хозурында булу күпне күрергә, белергә, чагыштырып, нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде. Гадәттә, юллама белән килүчегә гид илнең иң матур урыннарын күрсәтергә, уңышлы якларын гына сөйләргә тырыша. Бу беркемгә дә сер түгел... Чыннан да, 47 ел элек чүл булган җирдә барлыкка килгән нинди ил соң бу, анда ничек яшиләр? 
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – 7 Әмирлектән (Абу-Даби, Аджман, Дубай, Ума-эль-Кайвайн, Фуджера, Шарджа, бер елдан Рас-эль-Хайма кушылган) торган федераль дәүләт. Башкаласы – Абу-Даби. Илдә 10 млн тирәсе кеше яши, 70%ы – килеп яшәүче. Төп халкы – мөселман, ризыклары – хәләл. Илне Фарсы култыгы (Персидский залив) сулары әйләндереп алган дияргә була. Анда зур нефть запаслары ачылган. Аннан килгән керем беренче президент, акыллы “милләт атасы” шәех Зәед бен Солтан әл-Нахайян тарафыннан җирле халык тормышын яхшырту максатында тотыла. Аннан соң килгән җитәкчеләрнең дә гадел, туры куллы булулары, максатчан эш оештыра белүләре нәтиҗәсендә төче суы, дөяләре һәм бәдәви (бедуин) чатырларыннан башка берние булмаган чүлдә уникаль дәүләт барлыкка килгән. Энҗе-мәрҗән сатудан килгән керем дә, казнага җыелып, халык мәнфәгате өчен тотылган. 1971 елга кадәр Бөекбритания кул астында яшәгән гарәп халкы, аерылып чыгу белән кара алтын һәм тоз ятмалары керткән акчага колач җитмәслек затлы, биек, оригиналь биналары белән дөньяда тиңсез матурлыкка ия булган Дубайны һәм башка гүзәл шәһәрләр төзүгә алынган. Нәтиҗә күз алдында. 
Хәзерге вакытта илгә иң күп керем бирүче тармак – туризм. Әллә ни зур җитештерүчәнлеге булмаса да, илдә зур үсештә булган туризм бәрабәренә бик көчле төзелеш (кунакханәләр, күпкатлы үзенчәлекле йортлар, рестораннар…) дәвам итә. Су буе, транспорт, парклар, төрле шоулар һ.б. булган һәр җирдә – халык ташкыны. Октябрь-апрель айларында, ягъни температура бераз суына төшкән чорда, килүчеләр бермә-бер арта икән. Шулай ук биредә дөньяның бик күп илләре кухнясы гөрләп эшли. Ризыклары тәмле, хәләл булу-булмавына шик юк, сыйфатлы, даими контрольдә. Яшелчә, җиләк-җимеш үз тәмен саклаган хәлдә. Монда төрле ил ризыгын татып карау мөмкинлеге бар. Кафе, рестораннар бик еш урнашкан булса да, төн уртасында да һәркайсы тулы көчкә эшли. 
Илдә йорт, фатир, офислар – аерым кешеләрнеке. Күчемсез милек илгә дә, җирле халыкка да бик күп акча кертә. Мисал өчен, түбәсендә террасасы, җирдә джакузи, кечкенәләр һәм зурлар өчен ясалган 2 бассейны, тренажер залы, пикник үткәрү зонасы булган Чулпан яшәгән 46 катлы йортның һәр катында – 8-10 фатир. Һәр фатир өчен иң минималь түләү безнеңчә 120 мең сум (60 кв.м лы 2 бүлмәле фатир өчен Чулпан шулай түли, ярты бәясен компания күтәрә) дип алсак та, бу йорт хуҗасының айлык керемен чамалауны үзегезгә калдырам. Шулай, шартын тудырып, кешечә яшәтә дә, кешечә акча да эшли беләләр монда. Җирле халыкның 90%ы виллаларда яши, алар коммуналь хезмәтләр өчен тарифның 10%ын гына түли. 
Һәр Әмирлектә мәчет тә, чиркәү дә бар. Дәүләт белән – Абу-Даби Әмире, Хөкүмәт белән Дубай Әмире җитәкчелек итә. Закон чыгаручы милли Советта барлык Әмирлек вәкилләре дә катнаша. 
Майдан сентябрьгә кадәр илдә бик кызу. Шунлыктан һәр бинада, һәр учреждениедә, хәтта автобус тукталышларында да тоташ кондиционерлар эшләп тора. Шулай булса да, 1 майдан башлап 12-16 сәгатьләр арасында ачык һавада эшләү тыела. 
Бу илдә иң беренче күзгә ташланганы – һәр нәрсә кеше өчен, аңа һәр яктан уңайлылык тудыру өчен эшләнгән. Җирле гарәпләргә бу илдә яшәү – оҗмах. Хатын-кызлары эшләми, алар күп бала тапсалар да, балаларына караучы (няня) алалар. Ир-атлар да, безнекеләр кебек эшкә чумып дөнья көтмәсә дә, ай саен хөкүмәт аларга 2 мең доллар пособие түли. Ташламалары бик күп. Әйтик, һәр туган яшь балага банкта счет ачыла. Яшьләр никахлашканда – 20 мең доллар, йорт салганда 545 мең доллар бирелә, аның 164 мең доллары – бүләк, калганын 25 ел эчендә түлисе. 
Берләшкән Гарәп

 

Әмирлекләрендә табигать үзгә. Әйләнә-тирәдә чүл, ком барханнары, Фарсы култыгыннан башка табигый сулыклар юк. Яңгыр да биредә сирәк кунак. Әмма, су проблемасы булуга карамастан, урамнарны ландшафт белән бизәп яшелләндерү эше бик яхшы куелган. Бер пальма үстерү елына 10 мең долларга төшсә дә, тирә-якта рәт-рәт тезелгән пальма, банан, ананас агачлары күзне иркәли. Төрле җирдә төрле дизайн белән утыртылган аллы-гөлле чәчәкләр күңелгә рәхәтлек бирә, һәр агач, түтәлгә махсус су сибү җайланмасы куелган. (Бу уңайдан үзебезнең кызларыбызның җәй буе Мөслимне гүзәллеккә күмеп, чәчәк үстерүләре һәркемне сокландырадыр, дип уйлыйм, бездәге матурлык та бер илдән калышмый. Афәрин, кызлар!) Урамнар киң, төзек, юллар даими юылып тора. Машиналарга һәр ике яктан да йөрү өчен ким дигәндә икешәр-өчәр полоса юл ясалган (хәтта күперләрдә дә икешәр полоса!) Уртада – трамвай юлы. Һәр кырый якта ныклы тимер рәшәткәдән саклагыч коймалар. Тротуар белән машина юлы арасында – таш стена. Метро вагоннары машинистсыз – автоматлаштырылган. Трамвай һәм метрода хатын-кызлар өчен махсус урын билгеләнгән. Бу урыннар буш булса да, ир-атка анда кереп утырырга ярамый (штрафы саллы, диләр). Транспортта булганда ашау, су эчү, йоклау, сагыз чәйнәү тыела. Трамвай, автобус, метрода йөрү өчен бердәм түләү картасы куллану бик уңайлы (шөкер, өлешчә бу система бездә дә кертелеп килә). Түләү – ара ераклыгына карап. Трамвай линияләре өстендә чыбыклар юк. Юл кагыйдәләрен бозучыга – зур штраф, хәтта илдән куылу каралган. Бу илдә финанс чыгымнары күп кенә очракта чат саен тын почмакта корбан көтеп утыручы полиция урынына автоматлаштырылган видеокамералар куюга һәм юлларны җиренә җиткереп, булсынга, озак еллар ремонтсыз файдаланырлык сыйфатка җиткереп төзүгә юнәлтелгәне бәхәссез. 
(Дәвамы бар). 
Фото - Pixabay.com
Рәмилә Дәүләтова. 
Мөслим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: