Мөслим-информ

Җиләкне кышка әзерләү ысуллары

Кайнатма бервакытта да дару буларак кабул ителми, ә татлы ризык булып санала. Әгәр дә витаминлы кайнатма әзерлисегез килсә, бер рецепт тәкъдим итә алам. Нарат җиләген стерилизацияләнгән банкаларга тутырырга һәм өстенә бал салырга. Капкач белән ябарга һәм суыткычта сакларга. Бал куерган булса аны, парда тотып сыегайтырга һәм җылы килеш җиләкләр өстенә...

Кайнатма бервакытта да дару буларак кабул ителми, ә татлы ризык булып санала. Әгәр дә витаминлы кайнатма әзерлисегез килсә, бер рецепт тәкъдим итә алам. Нарат җиләген стерилизацияләнгән банкаларга тутырырга һәм өстенә бал салырга. Капкач белән ябарга һәм суыткычта сакларга. Бал куерган булса аны, парда тотып сыегайтырга һәм җылы килеш җиләкләр өстенә салырга мөмкин. Икенче ысул. Кура җиләген чистрартырга (Юарга кирәкми, ачырга мөмкин), табакка салырга һәм тигез күләмдә алынган, бал белән шикәр комы катнашмасын өстәргә. Бүлмә температурасында калдырырга, шикәр эреп беткәнче, ара-тирә болгатып торырга кирәк. Әзер массаны коры, стериль банкаларга тутырга, гади капкач белән ябарга. Шулай ук суыткычта сакларга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: