Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиләк бизнесы: җыючы кулын юганмы, савыты чистамы, йогышлы авырулары юкмы?

Быел җиләк өлгереп пешмәс дип ничек кенә хафалансак та, Ходай бирде көнен дә, җиләген дә. Болын-кырдан кайтып та кермәде кайберәүләр. Икенчеләр исә артык мәшәкатьләнми: юл кырыенда сатып торучы уңганнардан гына ала. Әмма җиләк ничек кенә сусыл, эре булмасын, аның чисталыгы шик уята: нинди урыннан җыелган, сатылмыйча күпме торган? Җиләкнең чисталыгын...

Бу хакта белешү өчен КФУның Химия институты доценты, химия фәннәре кандидаты Аркадий Курамшинга мөрәҗәгать иттек.

- Аркадий Искәндәрович, юл буенда сатылучы җиләк-җимеш экологик чиста урыннардан җыелган дигән гарантия юк. Ә зарарланмас өчен нишләргә соң?

- Юл буеннан әзер җиләк сатып алганда күпләр аның чисталыгы турында уйламый. Янәсе, табигый байлык, чиста. Бик сирәге генә аның нинди урыннардан җыелуы хакында кызыксынырга мөмкин. Ә бит җиләк җыючының кулы чистамы-юкмы, сатучы тамчылы-һава юлы белән иярүче йогышлы авырулар белән чирләмиме - монысы турында бөтенләй дә белмибез. Шуңа күрә юл кырыеннан алган җиләк-җимеш, беренче чиратта, бер-ике кат юылырга тиешле.

Икенчедән, тәҗрибәсез җыючы да, сатып алучы да хаталанырга мөмкин. Әйтик, кара җиләкне (черника) карга миләше (вороний глаз) белән саташтыру ихтималы зур. Дөрес, бер стакан карга миләше сатмыйлардыр, әмма кара җиләккә кушылган бер-ике данә карга миләше дә агулану китереп чыгара. Җир, бакча, кура җиләгенең андый агулы игезәкләре юк.

Экологик чисталыкка килгәндә исә, монда ике вариант бар. Әйтик, җиләк-гөмбә, яшелчәләр колхоз яки фермер хуҗалыгы күршесендә үсеп, аларга ялгыш кына пестицид яки ашламалар эләгергә мөмкин. Бу очракта да табигать байлыкларын яхшылап юарга кирәк.

Күпчелек агу һәм ашламалар җиләк-җимешнең өстенә генә ягыла, эченә үтеп керми. Икенчедән, автомобиль юллары янында үсүче җиләк-җимеш. 2002 елга кадәр безнең илдә бензинга "тертраэтилсвинец" матдәсе кушыла иде. Ул ягулыкның янучан матдәләре белән бергә юл кырыйларына "төшеп утыра". Бу очракта кургаш калдыклары җиләк-гөмбәгә үтеп керә һәм организмнан чыкмый. Ә ул исә туфракта озак вакытлар саклана. Шуңа күрә табигать хәзинәләрен юлдан ким дигәндә 200 метрдан соң гына җыярга ярый. Бу бигрәк тә гөмбәгә кагыла, чөнки ул кургашны үзенә губка кебек сеңдерә.

Татарстанда радиоактив материаллар каберлекләре дә бар дип беләм. Аннан шулай ук җиләк-җимеш, гөмбә, файдалы үләннәр җыярга ярамый. Радиация булган өчен генә түгел, ә анда күмелгән химик элементлар, әйтик шул ук кургаш, организмга "утыра".

- Сатылучы җиләкнең чисталыгын лабораториягә бармыйча гына тикшереп буламы?

- Гади күз белән аның шул су белән юыла торган пычраклыгын гына күрергә мөмкин. Ә менә агулы матдәләр ихтималлыгын бары тик лабораториядә генә ачыклап була. Халык арасында шундый бер сынау йөри, имеш җиләктә, гөмбәдә, алмада кортлар бар икән, ул чиста дип уйлыйлар. Әмма бу хата, бөҗәкләр җиләк-җимештәге агулы матдәләргә бирешми, чөнки кеше белән бөҗәкләрнең матдәләр алмашы төрле.

- Җыелган җиләк-җимеш күпме саклана? Ул юл кырыенда сатуда ничә сәгать тора ала?

- Максималь вакыт аларның бозылуына бәйле. Әйтик, җиләк әчи, гөмбә карала башлый. Ачык базардагы махсус урыннарда һәм юл кырыенда сатылучы җиләк-җимешнең саклану вакыты бер үк. Ә менә бина эчендә сатуга куелса, монда климатны контрольгә алып була. Шуңа күрә урамда чыдап булмаслык эссе булса да, табигый черү вакыты озаккарак сузыла.


Җиләк күпме саклана?

0 градуста һәм 90 % дымлылыкта кара карлыган - бер, крыжовник ике атна саклана.

Хәтта 0-1 градус, 85-90 % дымлылыкта да, җир җиләге 2 көннән үз йөзен югалта: дымлана, йомшара, карала.

Кура җиләге - иң тиз бозылучы җиләк. 90 % дымлылылык һәм 0 градуста ул нибары 3 тәүлек саклана.

Сатуда кура җиләк үз йөзен югалтмасын өчен аны суда эретелгән формалин белән эшкәртәләр.

Кара карлыган сатып алганда да сак булырга кирәк. Стаканга бер генә әчегән карлыган эләксә дә, кызуда агулы азык инфекциясе чыгаручылар үрчи.

Мүк җиләге (клюква) сентябрьдә генә өлгерә. Ә сатуга август башында ук чыкканнарын исә, пешсен һәм кызарсын өчен марганцовка эремәсендә тоталар.



Сыйфатсыз җиләк белән агулану билгеләре:

Организмга кергән агулы матдәләр үзен берничә сәгатьтән соң сиздерә башлый. Хәер, ул ашалган җиләк күләме һәм иммунитетның ныклыгына да бәйле.

Агуланучыда мондый билгеләр күзәтелә:

Тән агара, кайвакыт ул саргылт яки зәңгәрсу төскә керә;
эч авырта башлый;
баш әйләнә, менә-менә аңны югалтасың кебек тоела;
күңел болгана, костыра;
сулыш алу кыенлаша, йөрәк ешрак тибә башлый;
диарея күзәтелә;
бәвел кудыру бозыла;
кан тамыры-йөрәк эшчәнлеге бозыла, пульс тибеше ешая яки акрыная.

Агулану көчле икән, тән температурасы күтәрелә, күз алмалары зурая яки кысыла, авыру координациясен югалта. Бу вакытта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ташламага кызыкмагыз!

Сатып алырга уйласагыз, табигыйрәк күренгән җиләкләрне сайлагыз. Артык эре яки табигыйлектән ерак торган төс сезне, беренче чиратта, сагайтырга тиеш. Дымлы һәм кипкән, таплар, тимгелләр булмасын. Бәясе төшерелгән җиләк-җимеш тә сагайтырга тиеш. Бу - аларның саклану вакыты үткән һәм файдалы матдәләр урынына зыянлылары үрчи башлаган дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев