Мөслим-информ

Илгиз Низамов: "Комсомол ул – яшьлек"

2018 елда Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы оешуга 100 ел тула. Комсомоллар илебез куәтен арттыруда, яңа шәһәрләр һәм завод-фабрикалар төзүдә, яңа җирләр ачуда катнаштылар. Комсомол сафлары бик күп яшьләр өчен чыныгу мәктәбе, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булды. Газетабызда "Комсомолга - 100 ел" рубрикасын ачып җибәрәбез. Беренче кунагыбыз - 1971-1981 елларда...

2018 елда Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы оешуга 100 ел тула. Комсомоллар илебез куәтен арттыруда, яңа шәһәрләр һәм завод-фабрикалар төзүдә, яңа җирләр ачуда катнаштылар. Комсомол сафлары бик күп яшьләр өчен чыныгу мәктәбе, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге булды.

Газетабызда "Комсомолга - 100 ел" рубрикасын ачып җибәрәбез. Беренче кунагыбыз - 1971-1981 елларда беренче секретарь буларак комсомолның район комитетын җитәкләгән Илгиз Низамов.

- Илгиз Хафизович, иң элек үткәннәргә кайтып килик әле. Яшьләрне тәрбияләүдә комсомол оешмаларының роле нинди иде?

- Яшьләр союзы яшь буынның шактый өлешен - 18 яшьтән алып 28 яшькә кадәргеләрне берләштерде. Бу чор - яшь кешенең формалашып, акыл туплап, тормышта үз юлын, җәмгыятьтә ү зурынын табып, эшли башлау чоры. Шуңа күрә дә комсомол оешмалары яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә - физик тәрбияме ул, хезмәт тәрбиясе яисә рухи тәрбияме - барлык юнәлешләрне дә үз эченә алган җитди иҗтимагый оешмага әверелде. Ул чорда яшьләрдә романтика белән реаль тормыш бергә үрелеп бара иде. 18-28 яшьлек кызлар, егетләр ерак җирләргә комсомол төзелешләренә киттеләр. Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрен тулысынча диярлек яшьләр төзеде. Яр Чаллы шәһәрен төзү Россия күләмендә яшьләр төзелеше булды. Яшьләр, палаткаларда, вагоннарда яшәп, шәһәрләр салдылар. Красноярск, Шушенское, "КамАЗ" төзелешләре яшьлек символы булып торды. Көнкүреш уңайлыклары юк иде, тормыш, бәлки, авыр да булгандыр, әмма яшьләребез бердәм булып шушы төзелешләрдә хезмәт куйдылар. Шактыена Социалистик Хезмәт Герое исемнәре бирелде. Мин җитәкчелек иткән чорда районда 4000 гә якын комсомол әгъзасы исәптә торды. Дусай, Рус Шуган, Әмәкәй, Бүләк, Тат. Бүләрдә комсомол-яшьләр фермалары оештырылды. Биредә хезмәт куючылар бер коллектив булып яшәделәр, югары нәтиҗәләргә ирешүне максат итеп эшләделәр. Дусайдан савымчы Рәкыя Ханова комсомолның XVI съездына делегат итеп сайланды. 1980 елларда Тат. Бүләрдән тракторчы Вәсим Әдиатуллин да комсомол съездында катнашты.

Студентлар отрядлары яхшы эшләде. Ел саен төрле биналарны төзүдә катнаштылар. 1974 елда Мөслимгә килгән Казан химия-технологик институты студентлар отряды Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан һәйкәл һәм стелла ясап бүләк иттеләр. Алар бу эшне бушка, үз теләкләре белән башкардылар. Стелла янына район комсомол активы агачлар утыртты.

- Яшьләргә патриотик тәрбия бирү юнәлешендә нинди эшләр башкарыла иде?

- Ел дәвамында "Зарница" отрядлары эшләде. Алар Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнделәр, очрашулар үткәрделәр, башка төрле чараларда катнаштылар. 9 май көнне район үзәгендә тантаналы парадта катнашу өчен, спортта чыныккан, яхшы укыган, тәртипле комсомолларны гына сайлап алдылар. Спорт юнәлешендә "Алтын шайба", "Күн туп", футбол уеннары даими үткәрелде.

- Комсомол оешмаларының тәртип бозучы, эчкечелек белән шөгыльләнүче яшьләр белән эшләүдә дә нәтиҗәле алымнар куллануы истә калган.

- Башлангыч оешма секретарьләре итеп, иң лаеклы, актив, үзен бар яктан да уңай күрсәткән яшьләр сайланды. Алар авылдашлары арасында да ихтирамга лаек иде. Ул елларда комсомол туйлары үткәрү практикага керде. Җирле комсомол оешмаларында эчкелеккә каршы көрәш, төрле әңгәмәләр, комсомол укулары даими үткәрелде. Башлангыч оешмаларның җыелышларында, утырышларында тәртипсезлек кылган, гаиләсендә яки эш урынында спиртлы эчемлек кулланган аерым шәхесләр тишерелде. Үзеңнең авылдашларың, яшьтәшләрең алдында басып җавап тоту - бик үтемле чара. Мондый әңгәмәләрдән соң да кыек юлга баскан кеше оешма әгъзаларының контролендә калды. Комсомол оешмаларында бу чаралар иң үтемле тәрбия чарасы булды.

- Илгиз Хафизович! Комсомолга керү, гомумән, комсомол оешмасында булу яшьләргә нәрсә бирә иде?

- Комсомолга алу рәсми рәвештә башкарылды. Башта җирле оешмаларда, аннан соң гына район оешмасында һәр кеше аерым кабул ителде. Комсомолга керүче ил, республика тарихын, мораль кодексны белергә тиеш иде. Һәрберсеннән киләчәккә максаты сорадык. Болар барысы да - идеологик тәрбия алымы. Комсомолның иң әһәмиятле бурычы - кадрлар әзерләү. Узган гасырның соңгы елларына кайтсак, хуҗалык, оешма җитәкчеләренең күпчелеге комсомолда тәрбияләнгән. Ул чорда җитәкче кадрларга кытлык булмады.

- Бүген гамәлдә булган укучылар үзидарәсе, яшьләр хәрәкәтләре комсомолга алмаш була аламы?

- Минем бүгенге яшьләрне тәнкыйтьлисем, булдыксыз, дип бәялисем килми. Соңгы елларда "Яшь гвардия", "Яшь армиячеләр" кебек төрле отрядлар төзелде, иҗтимагый хәрәкәтләр дә оештырылды. Болар яшьләрне туплау, аларга тәрбия бирү, киләчәккә юл күрсәтү өчен эшләнә. Әмма аларда идеология юк, дияр идем. Хәзер басым икътисадка ясала. Бәлки, башта идеологиягә, аннан соң гына икътисадка борылырга кирәктер. Хәзерге чорда күпчелек яшьләрнең карашы эшмәкәрлеккә, бизнеска юнәлгән. Булсын, алары да кирәк. Шулай да нинди генә юнәлеш булмасын, тәрбия эше алып барылмыйча, югары биеклекләргә ирешеп булмый, дип әйтәсем килә.

- Илгиз Хафизович, хәзер инде элеккеге яшьләр союзын торгызып булмый. Әмма шуңа лаеклы һәм алмаш булырдай башка хәрәкәт яки оешма кирәк, дип уйлыйсызмы?

- Яшьләрне ил күләмендә берләштерүче, аларның уй-фикерләренә, омтылышларына туры килүче иҗтимагый оешма бик кирәк. Җирлекләрдә аның башлангыч структуралары булырга тиеш. Егетләр-кызлар үз эчендә, үз калыбында гына яшәргә тиеш түгел. Ә бит яшьләребез пассив түгел. Аларда көч, энергия бар. Аны бит каядыр юнәлтергә кирәк. Кеше күңелендә вакуум булырга тиеш түгел. Яңа оешма яшьләр күңелендәге бушлыкны тутырырлык, үз концепиясе булган, бүгенге җәмгыятькә яраклы иҗтимагый оешма булырга тиеш.

- Илгиз Хафизович, әлеге истәлекле дата уңаеннан районыбызда нинди чаралар оештырылачак?

- Татарстан хөкүмәтенең комсомол оешмасы юбилее хакында махсус карары бар. Әлеге күрсәтмә нигезендә бездә дә район башлыгы тарафыннан карар кабул ителде һәм оештыру комитеты төзелде, чаралар планы расланды. Әлеге чаралар аша истәлекләрне, башкарылган эшләрне хөрмәтләп искә алсак, яшьләргә үткәннең кайтавазын, рухи мирасын бирә алсак иде. Комсомол ветераннары яшьләрне тәрбияләүгә үз өлешләрен кертерләр, дип ышанам.

Әңгәмәдәш - Фәридә Гайнетдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: