Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"ИЛФАК ШИҺАПОВ - БЕР ТАТАР БАЛАСЫНЫҢ ФАҖИГАЛЕ ЯЗМЫШЫ". КАЗАНДА ПРОДЮСЕР, ЖУРНАЛИСТ ҺӘМ ШАГЫЙРЬНЕ ИСКӘ АЛДЫЛАР

5 апрельдә Филармония концертлар залында татар журналисты, язучы, продюсер, публицист, күп җырлар авторы Илфак Шиһаповны искә алдылар. Исән булса, аңа 5 апрельдә 50 яшь тулган булыр иде.

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Рамил Гали

Искә алу концерты "Үзең ничек соң?" дип аталды. Бу - Илфак Шиһаповның яраткан сүзе. Әлеге исем Балтач районы Борнак авылы егете, яшь шагыйрь Ренат Галиәскәр язган "Абзый" дигән җырдан алынган. Җырны Илназ Гарипов нәкъ Илфак Шиһапов кебек үк гитарада уйнап башкарды.

"Илфак Шиһаповны белмәгән татар кешесе юк"

- Бу шигырьне укып чыкканнан соң, Илфак абыйның ничек көйләр иҗат итүе күз алдыма килде: аның янәшәсендә һәрвакыт кофе һәм гитара була торган иде. Ул үзенчәлекле стильдә, "Илфак абыйча" иҗат итте. Бергә эшләгән дәвердә өч җыр язып бирде ул миңа, аларның өчесе дә бик кадерле. Без аның белән озак эшләмәдек, ләкин күңелемдә ул зур урын алып тора. Илфак абый бик яхшы кеше иде. Гомумән, аңа карата хөрмәт бөтен җирдә дә сизелеп тора иде - гастрольләр белән кая гына барсак та, Татарстанның теләсә кайсы авылында, районында булсак та, Илфак Шиһаповны белмәгән татар кешесе юк. Шуңа күрә аның иҗаты, исеме мәңгелек, - диде Илназ.

Җырчы "Татар-информ" хәбәрчесенә Илфак Шиһаповның продюсер гына түгел, тугры һәм якын дус булганын билгеләп үтте.

- Аның белән төрле темага сөйләшеп була иде. Ул һәрдаим халыктан аерылгысыз булып яшәде, иҗатта гына түгел, тормышта да халык арасында булды. Ул җитди кешеләр белән дә, гап-гади сыер савучы, таксист белән дә алар телләрендә сөйләшә белә торган гаҗәеп күп сыйфатларга ия булган шәхес, - дип сөйләде ул.

"Илфак Шиһаповны тамашачылары сагына"

Илфак Шиһапов тамашачыларның күңелләрендә ачык йөзле, ихлас булуы белән сакланып калган.

- Исән чагында Казанның "Муравейник" сәүдә үзәгендә "Татарча" дигән павильон ачкан иде ул. Анда бары тик татарча товарлар гына сатылды. Китаплар-журналлар алырга гел шунда йөрдем. Илфак энем белән шунда танышып, аралашып киттек. Безнең кебек өлкән буын кешеләре аралашуга, җылы сүзгә мохтаҗ. Ә ул рәхәтләнеп ачылып китеп, сәгатьләр буе сөйләште. Чит кеше дип тормады, үз туганыдай якын күреп каршы ала иде.

Әй, Аллам, исең китәрлек хәл, уйлыймын да хәйран каламын. Нинди таза, нык һәм көчле кеше иде. Кем уйлаган шулай яшьли бу якты дөньядан китеп барыр дип, - диде концертны карарга килгән Сәвия Габдрахманова.



Казанда яшәүче Гөлниса Галиева да Илфак Шиһаповны хөрмәт итүен әйтте. "Бу шәхесне туры сүзле, үз фикерен яшермичә әйтә белгәне өчен хөрмәт иттем. Иҗат иткән һәрбер җырында тирән мәгънә бар. Кыю кеше иде. Шуңа да үзеңнән соң матур эшләре, яхшы исеме калды", - диде ул.

"350дән артык җыр язган, 20дән артык альбом чыгарган"

Зал шыгрым тулы иде. Илфак Шиһаповның дуслары, туганнары, авылдашлары, хезмәттәшләре. Бөтенесенең җылы истәлекләре ташыды...

Концертта Марсель Вәгыйзов, Рөстәм Сәрвәров, Алмаз Хәмзин, Рифат Зарипов, Вадим Захаров, Рәшит Шамкай, Фәнир Галимов, Римма Никитина катнашты.



Оештыру эшләрен "Шәһри Казан" газетасы һәм "Сөембикә" журналы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов, "Аксу" компаниясе җитәкчесе, продюсер Рөстәм Сәрвәров башкарган.

- Илфак Шиһапов кем иде соң? Бу тормыштан нәрсә эзләде, нәрсә эшләде? Туры сүзләре, ихласлылыгы белән башкалардан аерылып торган шәхес ул. Шуңа күрә бүгенге искә алу чарасы башка концертлардан аерылып тора. Хәер, "Абзый" бит үзе дә башка төрле, гадәти кеше түгел иде. Һәрбер талантлы кешегә хас булганча, аның да үз сәерлекләре бар иде. Ул үзенең табигый таланты, уй-фикерләре, зур идеялары белән тормышны үзгәртергә тырышты. Башкалар күрмәгәнне белә һәм төртеп күрсәтә иде. Кыска гына гомер эчендә, барысы бергә 350дән артык җыр язган, 20дән артык альбом чыгарган, - дип билгеләп узды кичәне алып баручы, "Татар радиосы"ның баш мөхәррире Айваз Садыйров.

"Йә кычкырып көлә, йә елый башлый иде"

Сәхнәгә Илсөя Бәдретдинова чыкты.

Саный яңгыр тамчысын,
Татый әрем ачысын
Гади генә сәер кеше...

"Сәер кеше" - Илфак Шиһаповның иң беренче җырларының берсе. Бу җырны "автобиографик җыр" дип әйтүчеләр дә бар.



Илсөя Бәдретдинованы Илфак Шиһаповның "иң уңышлы проекты" дип атыйлар. Аның социаль, сәяси, иҗтимагый темаларга язган җырлары татар эстрадасында үзе бер ачыш булды.

- Илфак беренче тапкыр "Күңел" дигән җырын миңа багышлап язды. Багышлап түгел, без танышканнан соң язылган җыр, аңа кадәр язганы булмаган. Мин кибеткә чыгып кергән арада иҗат иткән иде ул аны. Миңа ул вакытта 20 яшь. Өйгә кайткач "Җыр яздым" дип каршы алды мине. Андый сәләте бар икәнен бөтенләй белмәгән идем. Үзе янына утыртты, зәңгәр төстәге магнитофонны кабызды. Җыр 7 минуттан артык барды. Ни сүзен, ни көен аңламыйм. Илфак: "Матурмы"? - дип сорый. "Страшно матур", дидем. Гади авыл кызы булгач, Илфак белән күрешкәнче мәхәббәт, дуслык хисләре, чәчәкләр, гомумән, бүтән төрле җырлар җырлап йөрдем. Әле озак вакыт аптырадым, "Илфак, мондый җыр буламыни инде, кит инде моннан?" - дигәнем истә.

Аннан соң башка җырлары китте - "Сәер кеше", "Ялгыш язмыш" һәм башкалар, - дип хәтирәләре белән уртаклашты җырчы.

Җырчы Илфак Шиһаповның ничек җырлар иҗат итүе хакында да сөйләде. "Ул һәрвакыт эзләнүдә иде, һәрвакыт яңалыкка омтылды. 15 ел буе җырларны бер халәттә, мохиттә язды. Иске гитарасы кулыннан да төшмәде. Әле аның эчендә Нариман кечкенә вакытта төшереп җибәргән сушки катысы бар иде. Илфак аны алырга рөхсәт итмәде, үзенә күрә бер талисман булгандыр инде. Гитара эчендә шалтыр-шолтыр йөрде ул, - диде ул. - Өстәл янына зур кружкага кофе ясап алып килеп куяр иде дә, тәмәке тартып эшли башлар иде. 2-3 сәгать янына якын килмим. Чөнки ул үз дөньясына кереп китә. Йә кычкырып көлә, йә елый башлый иде", - диде күз яшьләрен тыя алмыйча Илсөя.

Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһапов иҗат иткән соңгы җырны да башкарды. "Илфак соңгы җырын, диктофонга яза башлаган. Кызганыч, бер генә куплеты язылган. Миңа бу җырны Илфакның кызы Зәринә бирде. "Илсөя апа, тыңлап кара әле, зинһар өчен. Миңа калса, ул бу җырда бөтен күңел түрендәгесен, сиңа әйтәсе килгәннәрен әйткән бугай", - диде. Беренче танышкан көннән бирле Илфак белән дуэт җырларга хыялландым. Булмады, тыңламады. "Юк, чыкмыйм", - дия иде. Шуңа күрә бу җырны нәкъ менә Илфакның тавышы белән ишеттерәсе килде. Беренче һәм соңгы дуэт", - диде җырчы.

"Яз көне яланаяк йөрергә, кыстыбыйның майлысын ашарга яратты"

Соңгы вакытта Илфак Шиһапов белән тыгыз элемтәдә булган Ренат Галиәскәр дә җылы сүзләрең җиткерде.

- Илфак абый белән Илназ Гарипов аша таныштык. Аңа кадәр дә белә идем инде, ләкин ныклап аралаша башлавыбыз соңрак булды. Һәрвакыт яратып, ул миңа: "Абзый" дип эндәшә иде. Икебез дә иҗат кешесе булгач, сөйләр сүзләр, уртак темалар, фикерләребез, киләчәккә планнарыбыз күп булды. Кызганыч, чынга ашырырга өлгерми калдык.



Илфак абый төнлә йоклауны белмәде. Йә газетага мәкалә, йә җыр язып утыра иде. Әле кичен төнгә кадәр утырып, саубуллашканнан соң да, иртәнге 5кә кадәр телефон аша, язган материаллар буенча еш фикер алыштык, - диде.

Шулай ук Ренат Галиәскәр Илфак Шиһаповның яз көне кар эрегән урыннар барлыкка килүгә җирдә яланаяк йөрергә, кыстыбыйның майлысын ашарга яратуын, аның кесәсендә гел тәмәкесе белән бергә укмашкан кәгазь кисәкләре - телефон номерлары булуы хакында әйтте.

- "Кәефләнеп" алса әллә ничә тапкыр Айдар Галимовның "Бәхет алмасы" җырын тыңлый иде, - дип өстәде Айваз Садыров.

"Илфак абый сольный концертларымны күрергә хыялланды"

Илфак Шиһапов Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында дөньяга килә. Татар журналистикасына зур өлеш керткән шәхес. Газетада эшли башлагач, берсеннән-берсе кызыграк мәкаләләр, хикәяләр яза ул. Журналист буларак 90нчы елларда "Татарстан яшьләре" газетасы белән хезмәттәшлек иткәндә таныла. Соңрак социаль темаларга шигырьләр иҗат итә башлый.

Илфак Шиһаповның соңгы эш урыны - "Шәһри Казан" басмасы. Шулай ук аның нәширлек эшчәнлеген дә искә алырга кирәктер. Ул татарда беренче эротик "Тишек" сайты ачты, "Нихәл, кызый?" газетасын нәшир итте.



Соңгы елларда продюсер яңа җырчы - Айсылу Габдинова белән эшләде. "Ленинград" төркеменең "Экспонат" җырының татарча тәрҗемәсе кызга гаять зур популярлык алып килде. "Илфак абый сольный концертларымны күрергә хыялланды. Кызганыч, иртә китте. Башка андый кеше юктыр бу дөньяда. Миңа аның төпле сүзе, киңәшләре җитми. Бик нык сагынам, юксынам", - диде Айсылу.

Хәтерләсәгез, концертлар вакытында Айсылу Илфак Шиһаповның җырлавын видеога төшереп "Инстаграм" челтәренә урнаштырган иде. Җырчы сүзләренчә, продюсер беренче тапкыр 15 февральдә Балтач районында узган концертта җырлый. Бүген Айсылу шул җырны яздырып кала алганына сөенә. "Бу видео минем өчен кадерле истәлек", - ди ул.

Танышкан чакларын да сагынып искә алды җырчы.

- Илфак абый белән 2015 елда, телевизион тапшыруда таныштык. Илфак абыйның үзенә җырчы эзләгән чагы иде, шул рәвешле танышып киттек. Җырлавымны ошаткан иде...

Илфак Шиһапов үзенең проблемалары, авырлыклары хакында сөйләргә яратмады. Аларны тышка күрсәтми, сиздерми иде. Эче тырналса да, авыр сулап йөрмәде. Балалары хакында яратып сөйли, алар белән юана иде дип искә алды алып баручылар.

"Авыз тутырып җавап бирәсе килә, тик булмый"

Илфак Шиһаповның бик күп җырлары җырланмый калган. Искә алу концертында алар яңгырады. Мәрхүмнең телефонында сакланып калган "Улым" дигән яңа җырны Зөлфәт Зиннуров һәм Альбина Кармышева җырлады.

Мине көтә минем улым -
Җанымдагы күз нурым.
Алар өчен яшим бу җирдә
Көтә мине минем улым.



- Бик нык дуклынландым, каушадым. Чөнки бу җыр бүген тәүге тапкыр яңгырады. Аны Илфат абый стилендә, аныңча гади итеп башкарырга тырыштык.

Бу бөек шәхес белән 15 ел элек "Oscar-records" агентлыгында таныштым. Минем татар эстрадасына аяк баскан, беренче җырларымны яздыртып йөргән вакыт иде ул. Илфак абый анда Илсөя белән эшли, гастрольләргә йөри иде.



Илфак абый бик гади кеше булды. Бервакытта да үзен күрсәтеп, масаеп йөрмәде. Аның уңай сыйфатларын санап бетергесез. Бик игелекле һәм мәрхәмәтле, ачык йөзле, һәрвакытта да ерактан ук елмаеп исәнләшә торган иде. Эш турында сөйләшә башлагач, сине бүлдереп, "Үзең ничек соң?", - дип сорар иде. Менә хәзер шул соравы җитми. Авыз тутырып җавап бирәсе килә, тик булмый. Ләкин ул барыбызны да күреп тора, - диде Зөлфәт Зиннуров.

"Бүген әти дә безнең белән залда утырды"

Илфак Шиһаповның беренче никахыннан Зәринә исемле кызы, Илсөя Бәдретдинова белән уртак Нариман исемле улы бар. Ул - әтисенең копиясе.

- Быел әтигә 50 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, булмады. Юбилеен зурлап үткәрербез дигән планнар белән янып йөргән идем. Бигрәк иртә китеп барды шул бу тормыштан. Яшисе дә яшисе, эшлисе дә эшлисе иде бит әле аңа.

Әтиемнең туган көнен бер дә бәйрәм иткәне булмады. Шунда мин: "Әти, киләсе елны синең - юбилей, әйдә бер генә тапкыр булса да билгеләп үтик", - дидем. Ул шундук җавап бирә: "Буламы соң, кит!". Әмма мин аны ризалаштырдым. Эх, булмады.

Шушы чараны оештыручыларга, килгән тамашачыларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Концерт бик җанлы бара. Бүген әти дә безнең белән залда утырды. Мин моны сиздем, - диде күз яшьләре аша Зәринә.

"Син юклыкка ышанасым килми"

Илфак Шиһаповны искә алырга килгән дуслары, хезмәттәшләре барысы беррәттән "Ул яшәргә ашыкты, тормышны ярата иде" дип сөйләделәр. Аның белән соңгы вакытта еш аралашкан Марат Кәбиров та юксынуын яшермәде. Үзенең сагыну хисләрең шигырь юллары белән әйтте.


Син юклыкка ышанасым килми,
Ышанасым килә син барлыкка.
Кемнәр кайда яшиләрдер - белмим...
Мин яшимен синле чынбарлыкта.

Син татарга яңа җырлар бирдең...
Яңа баскыч инде... яңа канат...
Татар күтәрелде... Үзең бик үк
күтәрелмәдең дә аңа карап.

Күтәрелмәүләрең гаҗәп түгел,
Җиңел түгел бит ул - беренчелек.
Кадергә иң мохтаҗ чакларында
Беренченең кадерен белүче юк.

Син бу җиргә җыр калдырып киттең...
Көләрлек тә җырың, еларлык та...
Синең чынбарлыкта яшибез без..
Син генә юк шушы чынбарлыкта.

"Илфак - ачылып бетмәгән шәхес"

Искә алу концертына килгән Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин "Татар-информ" хәбәрчесенә Илфак Шиһаповны икенче яктан ачканын әйтте.

- Мин Илфакны бер татар баласының фаҗигасе дияр идем. Ул ачылып бетмичә китеп барды. Илфак Шиһапов белән тыгыз элемтә дә булмасам да, аның турында соңгы елларда матбугатта байтак укыдым. Менә бүген концерттан соң бу шәхесне икенче яктан ачтым. Шулай да мин аны ачылып бетмәгән шәхес дияр идем.



Илфакка зур талант салынган һәм ул аны күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашырган. Татар эстрадасына яңалык кертергә омтылган, үзенең шәкертләрен булдырган, язган җырлары аша кешеләргә үзенең фикерен, туры сүзен җиткерергә теләгән.

Талант - ул Ходай бүләге, халык байлыгы. Күп кенә талантлы шәхесләрнең гомере менә шулай фаҗигале, кыска булуы бик аяныч хәл, - диде ул.

"Көн саен Илфакның фотосурәтләрен карап елый"

Илфак Шиһапов 2017 елның 31 маенда үз фатирында вакытсыз вафат булды.

Бу хактагы хәбәр интернетта һәм журналистлар арасында тиз таралып өлгерде. Социаль челтәрләрдә "үз үлеме белән үлмәгән икән" дип язучылар шактый булды,

Илфак Шиһапов үзенең үләчәген алдан сизгән, дигән фикерләрдә туды, чөнки "Вконтакте" челтәрендәге шәхси битендә ул 20нче май көнне: "Китәм инде… Үкенечсез, үпкәсез. Күкләремә рәхмәт әйтеп… Мин яратам сезне кешеләр…" дигән һәм 23нче майда: "Я был… Я был в вашей жизни" дип, язулар калдырган.



- Мин авыр хәбәрне ишеткәч, өнсез калдым. Хәер, әле дә аның юклыгына ышана алмыйм, - диде бертуган апасы Резидә Мөхәммәтова.
Концертта да күз яшьләремне тыя алмадым. Рәхәтләнеп еладым. Никадәр кеше җыелган бит "иркәм"не зурларга, искә алырга. Илфак үзе моны күрсә нәрсә дип әйтер иде икән? Туганыма яратып гомер буе "иркәм" дип эндәштем. Аның белән аермабыз биш ел. Илфакны мин карап, тәрбияләп үстердем дияргә дә була.

Кечкенәдән хисчән бала булып үсте ул. 5 яшеннән китаплар укый башлады. Ул әкиятләрне тын да алмыйча, бирелеп укый торган иде. Авыл китапхәнәсендәге бөтен китапны укып бетерде.

Көненә 2-3 сәгать телефоннан сөйләшә торган идек. Ул мине бик якын итте. Хәзер дә нинди генә эшкә тотынсам да, ул нәрсә әйтер иде икән дип уйлыйм.

Төштә еш күрәм. Тормышымда берәр күңелле вакыйга булса, елмаеп керә. Күкләрдә дә безнең өчен куанып ята икән...

"Әни бик сагына. Көн саен Илфакның фотосурәтләрен карап елый", - диде апасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев