Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илебезнең ял итү урыннары: уңай һәм тискәре яклары

Эштә җитәкченең ялга китәргә рөхсәт бирүе була, башта мең төрле сорау туа: кайда, ничек ял итәргә? Ял булгач, авылга да кайтасы килә, балалар белән диңгез ярына да барырга кирәк, иптәшең белән сәяхәткә дә чыгарга да теләк бар, сәламәтлекне дә ныгытсаң яхшы булыр иде... Хыяллар зур, акча ягы тешли икән "аякны...

Эштә җитәкченең ялга китәргә рөхсәт бирүе була, башта мең төрле сорау туа: кайда, ничек ял итәргә? Ял булгач, авылга да кайтасы килә, балалар белән диңгез ярына да барырга кирәк, иптәшең белән сәяхәткә дә чыгарга да теләк бар, сәламәтлекне дә ныгытсаң яхшы булыр иде... Хыяллар зур, акча ягы тешли икән "аякны юрганыңа карап сузасың". Үз илеңдә дә рәхәтләнеп ял итәргә, диңгездә коенырга, дәваланырга була ләбаса. Ял итәргә барганда беренче урында сәламәтлекне ныгыту максаты тора икән, моның өчен туган илнең ияләнгән климаты һәм сәгать поясы иң кулае, ди табиблар. Чөнки организм аерым бер температурага, дымлылыкка һәм башка климат шартларына инде ияләнгән, моның өчен өстәмә көч түгәргә кирәк түгел. Бездәге ял итү урыннарының күбесендә климат йомшак һәм организмга уңайлы. Табигать биргән мөмкинлекләр тел-теш тидерерлек түгел. Ә менә ял йортларында хезмәт күрсәтелүнең түбән дәрәҗәдә булуы, туристларның, юлдагы "бөкеләрнең" күп булуы турында ишеткәч, тагын бер кат икеләнеп куясың. Карар кабул итәргә җиңелрәк булсын дип, бүген кайбер атаклы ял итү урыннарының уңай һәм тискәре якларын барларга алындык. Анапа (Краснодар крае) Монда ял итү бигрәк тә балаларга ошый. Биредә алар өчен күптөрле ял итү чаралары: данлыклы дельфинарий, күпсанлы аквапарклар, музыкаль фонтаннар... Моңа өстәп климатның йомшак булуы, комлы пляж, артык тирән булмаган диңгез, кояш, саф һава да мөһим роль уйный. Анападан ерак түгел Семигорский чыганагыннан алынган шифалы су озак еллардан бирле сәламәтләндерү өлкәсендә киң кулланыла. Шулай ук вулкан ләме, массаж, төрле дәвалау гимнастикалары - барысы да төрле катлам халык өчен, төрле бәядән тәкъдим ителә. Уңай яклары: Балалар өчен ял итү чаралары күп, минераль су, вулкан ләме белән дәвалау, йомшак климат; Тискәре яклары: Бәяләрнең чагыштырмача югары булуы, пычрак пляж, ял итүчеләр күп, шау-шу. Геленджик (Краснодар крае) Мәрҗәнле һәм диңгез ванналары, дәвалау физкультурасы, физиотерапияләр, куе урманнары, горур таулары белән үзенә тарта. Аны салкын җилләрдән биек Кавказ таулары саклый: шуңа да биредә йомшак һәм кыска кыш, озын һәм аз явым-төшемле эссе җәй. Пшад һәм Жане, Изумрудный шарлавыклары, Парус кыясына сәяхәт - табигать тудырган гүзәллекләргә соклану өчен менә дигән урыннар. Уңай яклары: Климатның йомшак булуы балалар белән ял итү өчен яхшы, саф һава, гүзәл табигать; Тискәре яклары: Диңгез суы елдан-ел пычырана бара, туристлар күп килә, алдан хәстәрен күрмәсәң, тору урыны табуы авыр, бәяләр чагыштырмача кыйммәт. Азов диңгезе яры Азов диңгезе ярларында (Краснодар крае) ял итүчеләр аны табигатенең чиста, климатының яхшы булуы өчен яраталар. Кечкенә балалар белән ял итүчеләр өчен яхшы урын. Азов диңгезе үзенең тирән булмавы белән үзенчәлекле (нибары 4-6 метр). Бу үз чиратында диңгез суының тиз җылынуына китерә, пляж сезоны биредә май аеннан ук башлана. Ял итүне оештыручы курортлар күп түгел, булганнарында да тынычлык, җай хөкем сөрә. Машинада, палаткаларда ял итүчеләр шактый. Бу районнарда җир асты һәм минераль чыганаклар күп булганга, алар диңгез суын организм өчен кирәкле химик элементлар белән тәэмин итә. Кояш нурлары да артык каты кыздырмый, бу шулай ук үз чиратында тән тиресе өчен яхшы. Җәен уртача температура +25, +30ºС. Яр буенда дәвалау ләмнәре чыганаклары күп. Һавасы йод, төрле минераллар һәм дала үләннәре исенә бай. Азов диңгезе ярларына урнашкан популяр курортлар: Ейск, станица Голубицкая, Должанская коса, Тамань, Приазов поселогы һ.б. Кисловодск (Ставрополь крае) Биредә сәнәгать предприятиеләре юк. Тирә-яктагы саф һава, сәламәтлеккә генә түгел кәефкә дә яхшы тәэсир итә. Туристлар яратып йөри торган шәһәр паркы горур наратлары һәм кешеләргә ияләшкән тиеннәре белән истә кала. Нарзан суыннан ванна, массаж, саф тау һавасы - үпкәләр биредә яңадан туган күк була, дип ышандыра, ял итүчеләр. Шулай ук бушлай минераль су эчәргә мөмкин. Монда артык килограммнардан да арынырга җайлы диләр. Чөнки Кисловодскида терренкур нигезендә дәвалану киң җәелгән. Терренкур - йөрәк һәм сулыш алу органнарына саф һавада яхшы күнекмәләр. Алар таулы урыннарда җәяү йөрү ярдәмендә башкарыла. Ял итү йортларының яңа корпусларында шифалы нарзан суы краннан агып тора. Ваннаңны тутырасың да, үз бүлмәңдә үк дәвалау курсы узасың. Шәп бит?! Уңай яклары: сәламәтләндерү процедуралары күп, бушлай нарзан суы, климат йомшак, саф һава, экскурсияләр, гүзәл табигать. Тискәре яклары: шәһәрдә җимерек хәлдәге тарихи һәйкәлләр, урыны белән чүп-чарның күп булуы, кафеда ашау чагыштырмача кыйммәт. Железноводск (Ставрополь крае) Еш кына аны Швейцария белән чагыштыралар. Биек таулар белән әйләндереп алынган, йомшак климатлы, чагыштырмача чиста, тыныч шәһәр. Бу шәһәрдә машиналар күп түгел, бөкеләр юк. Аның территориясендә күпсанлы санаторийләр урнашкан. Минераль чыганаклары, зур, матур паркы, Пушкин галлереясе белән данлы. Үзенең кечкенә булуына карамастан, экологиясе, матурлыгы ягыннан тирә ягындагы шәһәрләрне узып китә. Һавасы бик саф, чиста, шәһәрдә тыныч. "+" тынычлык яратучылар өчен менә дигән ял итү урыны, бик чиста, саф һава, йомшак климат. "-" югары дымлылык, шәһәр кафеларында туклану чагыштырмача кыйммәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев