Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илебезнең төп законы

12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне. Әлеге дата 1993 елдан билгеләп үтелә. Конституция – илнең төп законы. Илебез шушы канун нигезендә яши. Җәмгыятебездә халык тынычлыгы һәм татулык та шушы канунга нигезләнгән. Әлеге дата уңаеннан райондашларыбызга: “Конституция нәрсә ул? Ул нигә кирәк?” – дигән сорау белән мөраҗәгать иттек.

Наилә Демидова, 
Яңа Усы: 
– Тормышның бар юнәлешләрен күздә тотып эшләнгән шушындый закон булмаса, бүген илебездә нәрсә булачагын күз алдына да китерергә куркыныч булыр иде. Илебездә шушындый бер гомуми канун булу барлык кечкенә субъектларның эшчәнлегенә дә ярдәм итә. Бүген, мәсәлән, авыл җирлекләрендә башкарылучы һәр хезмәт җирлектә яшәүче халыкның мәнфәгатьләрен күз алдында тотып эшләнә. Димәк, безнең хокукларыбыз дәүләт тарафыннан кайгыртыла, дигән сүз. Бүген авылларыбыз шулкадәрле матур, төзек һәм чиста. Республикабыз һәм илебез шундый көчле булмаса, мондый нәтиҗәгә ирешә алыр идек микән?! Шөкер, илләребез, җирләребез тыныч, киләчәктә дә шундый тыныч көннәрдә яшәсәк иде. 

Илүсә Исламова, 
Баланлы авыл җирлеге башлыгы: 
– Конституция – илебезнең төп законы. Безнең бөтен эш-гамәлләребез әлеге законга нигезләнеп башкарыла. Төп законыбыз илебездә генә түгел, ә гомумән бөтен җирдә эзлекле эш алып барырга ярдәм итә. Конституция тарафыннан безнең хокукларыбыз да, мәнфәгатьләребез дә яклана. Шулай булгач, Конституциябез тәртип саклау өчен генә түгел, ә тулы канлы, матур тормышта яшәү өчен дә ярдәм итә. 
Габделәхәт Йосыпов, 
Тойгелде: 
– Без бүген әлеге Конституция нигезендә яшибез, бөтен яшәешебез шуның белән бәйле. Илебез буенча сәясәт, сәнәгать, гомумән, һәр тармак буенча максат билгеләгәндә шушы конституция маддәләренә таянып эш итәбез. Илнең төп законы бик кирәк һәм ул булырга тиеш. Анда безнең бурычларыбыз да, хокукларыбыз да ачык күрсәтелгән. Тормыш алга барган саен Конституциябезгә дә яңа өстәмәләр кертеп барыла. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Үзебезнең илебезнең төп канунын – Конституциябезне бик хуплыйм һәм шушындый матур, көчле илдә яшәвебез белән бик горурланам. 
Халисә Гәрәева, 
Баек: 
– Конституция – кешелекне билгеле бер кысада тотучы бик әһәмиятле закон. Әлеге канун кешенең яшәү рәвешен һәм кеше хокукларын яклау өчен дә хезмәт итә. Гади халык мәнфәгатен кайгыртучы мондый законнар бик кирәк. Безнең бөтен хокукларыбыз, ихтыяҗларыбыз өчен тудырылырга тиешле мөмкинлекләр әлеге канунда ачык яктыртылган. Өстәп шуны да әйтәсе килә, яшьләребезне яклый торган, алар өчен эшли торган кануннар кабул ителсен иде. Ә инде закон кабул ителгән икән, аның тиешле үтәлеше өчен без һәрберебез җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев