Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илебез Бөек җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтте: Фронтта бу көнне ниләр булган?

1942 ел 19 майда безнең гаскәрләр Харьков юнәлешендә һөҗүмне дәвам итә. Изюм-Барвенково юнәлешендә һөҗүмгә күчкән дошман белән каты бәрелешләр була. Керчь шәһәре янында сугышлар дәвам итә. Еникале янындагы кечкенә плацдармда 3,5 мең кешедән торган отрядлар сугыша. Ставкадан Төньяк-Кавказ юшәлешен Төньяк-Кавказ фронты дип үзгәртү һәм Кырым фронтын тарату турында директивалар алына.

20 майда Кырым фронты җиңелүгә дучар була. 8 майдан фронт 150 меңнән артык сугышчысын, 4646 орудие һәм миномет, 496 танк, 417 самолет, 10,4 мең автомашина, 860 трактор югалта. Тамань ярымутравына 140 мең кеше, 157 самолет, 22 орудие һәм 29 "Катюша" эвакуацияләнә. Харьков юнәлешендә каты сугышлар белән алга баралар. Керчь ярымутравының көнчыгыш өлешендә сугышлар бара.

21-24 май көннәрендә безнең гаскәрләр Харьков юнәлешендә алынган чикләрне ныгытып, дошман пехотасы һәм танклары һөҗүмен кире кайтара. Башкомандование боерыгы буенча, безнең гаскәрләр Керчь ярымутравын дошман кулына калдыра.

1943 ел

Фронтларда зур үзгәрешләр юк. 20 майда Дәүләт оборона Комитетының "Оборона наркомы урынбасарлары турында" ГКО-3399 нчы санлы карары чыкты. Аның буенча оборона халык комиссарлары урынбасарларының саны киметелә.

1944 ел

21 майда Ставка 4 Украина фронтын тарата.

1945 ел

Мәскәүнең М. Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркында трофей орудиеләр күргәзмәсе эшли. Күргәзмә көннән-көн яңа экспонатлар белән баетыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев