Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җилдәй җитезләр лицейда икән

2004 елдан бирле үткәрелүче Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында уздырылучы “Милләтләр кроссы”, чын мәгънәсендә зур спорт бәйрәменә әйләнеп, географиясе елдан-ел киңәя бара.

Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатын күздә тоткан чара җирлегебездә 10 октябрь көнне үтте. Башка еллар белән чагыштырганда халык саны азрак булса да, кросс үз югарылыгында үтте. Массакүләм узышта оешма-предприятие җитәкчеләре һәм мәктәп укучылары активлык күрсәтте. Оештыручылар әйтүенә караганда, бәйгегә 200ләп райондашыбыз килгән иде. “Кояшлы Ык” ял зонасының Гаилә аланы спорт сөючеләрнең шат авазыннан, җанатарларның йөгерешчеләргә көч бирүеннән гөрләп торды.
 

Старт сызыгына иң элек 1-5 класс кызлары басты. 500 метрлы дистанциядә Мөслим лицее кызлары иң җитезе булып чыкты. Камилла Московая финишка беренче булып килде, Камилә Габидуллина һәм Ясминә Вәлиева икенчеөченче урыннарны бүлеште. Малайлар арасында 1 мең метр араны Ислам Сабиров беренче булып узды. Константин Ефремов – икенче, Илһам Монасыйпов өченче урынны алды. Җиңүчеләр – бар да лицейдан. 
Оешма-предприятиеләрдән килгән йөгерешчеләр һәм өлкәннәр стартка бергә кузгалды. Ир-атлар арасында Түбән Табыннан Азат Тәһауовка тиңнәр булмады. Иске Вәрәштән Рөстәм Нуриев һәм Мөслимнән Наил Бәдретдинов икенче, өченче урыннарны алды. Иске Вәрәш авылыннан Луиза Нуриева хатын-кызлар арасында җиңү яулады. Район хакимиятеннән Марина Бәдретдинова финишка – икенче, “Күбәләк” балалар бакчасыннан Чулпан Гатауллина өченче килде.
Район электр элемтәсе узелы җитәкчесе Марсель Әһлиев “Милләтләр кроссы”ның иң актив җитәкчесе дип билгеләнде. Луиза Нуриева иң өлкән катнашучы булып танылды. “Спорт белән сәламәтлек өчен шөгыльләнәм”, – ди спорт йөрүе буенча Россиякүләм бәйгеләрдә җиңү яулаган райондашыбыз. Луиза ханым спортның башка төрләре белән дә актив шөгыльләнә.

 

Ул көнне район мәктәпләре укучылары арасында кросс ярышлары да үтте. Егет-кызлар башлангыч, урта һәм югары звено төркемнәрендә көч сынашты. Башлангыч звенода лицей укучысы Нурислам Мотыйгуллин финишка беренче булып килде. Михайловкадан Ринат Мөхәммәтов – икенче, Сал. Мухан мәктәбеннән Фаяз Гыйзетдинов өченче урынны алды. Кызлар арасында лицейдан Таңсылу Шәрипова – беренче, гимназиядән Әминә Хафизова икенче урыннарны яулады. Олы Чакмактан Таңсылу Гарипова өченче булды. Лицей егетләре Эльвир Идиятуллин, Марсель Нәфыйков һәм Нияз Әхмәтов 5-9 класслар арасында призлы урыннарны бүлеште. Әлеге төркемдә кызлар арасында Әмәкәй мәктәбеннән Лиана Нуриевага тиңнәр булмады, лицейдан Адилә Асманова һәм Айсылу Гарифуллина икенче, өченче урыннарны алды. Лицейлыларга, гомумән, ул көнне “җил оңгай” булды. Югары класс кызлары арасында Лилия Якупова – беренче, Алия Хәйруллина – икенче, Аиша Габдрахманова өченче урынны яулады. Моңа һич тә гаҗәпләнәсе юк: кызлар узган ел Президент ярышларында да уңышлы чыгыш ясап кайткан иде. 3 километрга узышкан егетләр арасында политехника техникумыннан Александр Тимофеев финиш сызыгын беренче булып үтте. Гимназиядән Илнар Кәримов – икенче, Мөслим урта мәктәбеннән Ралиф Хәбибуллин өченче урынны яулады. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды. 
 

– Күренеп тора: Мөслим лицее, гимназия, Әмәкәй, Сал. Мухан, Олы Чакмак, Михайловка мәктәпләре ярышка әзерлек белән килгән. Укучыларның җиңүгә омтылышлары көчле, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расыйл Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев