Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җилдәй җитез Әбелкирам

Сабантуй якынлашкан саен чабышкыларның күңелләре ярсып, ашкына башлый, диләр ат сөючеләр. Атларның гына түгел, уеннарда актив катнашучыларның да йөрәкләре җилкенебрәк тибә башлыйдыр. Мәйдан үзәгендә үтүче уеннарга чакыру белән алар, берсен-берсе уздырып, йөгереп чыгалар. Метрәй авылыннан Әбелкирам Әгъзамов та шундыйлардан.

Тумышы белән Мөслимнеке булса да, ул күптәннән Метрәй кешесе. 1994 елда Таҗикстаннан хатыны Рәмиләнең туган авылы Метрәйгә кайтып төпләнәләр алар. Авылда аңа, яратып, Кирам дип кыскартып дәшәләр.  Туган яктан еракта яшәгәндә дә, туган җиребезгә кайтуны, аның Сабантуйларын көтеп ала идем, дип искә ала Әбелкирам абый.
– Балачагымда Сабантуй уеннарында катнашканымны бик хәтерләмим. Ул вакытларда елга бер – Сабантуйларда гына сатыла торган туңдырма, рус әбиләре саткан тозлы кыяр алырга чират торганым истә калган. Ә менә чит җирләргә киткәч, елга бер – Сабантуй бәйрәменә генә кайткан чакларда, сагыну хисләремне басар өчен микән, мәйданда оештырылучы шул уеннарда катнашкалый башладым. Әле яшь вакытлар, шуңа күрә дә йөгерү, су ташу, йомырка кабып йөгерү кебек уеннарда һәрвакыт беренче килә идем. Ә Таҗикстанга кайткач, алган бүләкләремне танышларга, дусларга күрсәтеп мактана, аларга сеңгән туган як исләрен иснәп, бәйрәм турында кич буе сөйли идем, – дип искә ала Әбелкирам абый.
Яше җитмешкә якынлашып килсә дә, әле һаман да егетләр кебек җитез ул. Иртән метрәйлеләр Мөслимгә эшкә төшкәндә, Кирам абыйның инде, букчасын култык астына кыстырып,  үзәктән кайтып килеше була. Аның беркайчан да кайтырга транспорт көтеп торганын күргәнем юк, һәрвакыт җәяү йөри ул. Шуңадыр әле бүген дә Сабантуйларның мәйдан уртасында.  Җитезлек  һәм җорлык таләп ителә торган барлык уеннарда да бик теләп катнаша Метрәйнең җилдәй җитез Кирамы. 
“Быел да уеннарда катнашасызмы соң?” дигән соравыма Әбелкирам абый:
– Ходай сәла-мәтлектән аермасын, аяк-кулым йөреп торганда, сәламәт булганда, ничек катнашмыйча каласың?! Бүләге түгел, мәзәге дигәндәй, уеннарда катнашып, үземә күпме көч, егәрлек һәм күңел күтәренкелеге алам. Мәйданга баргач та, кайчан бу уенга чакырырлар икән, кайчан теге уенны уйнатырлар икән, дип көтеп йөрим.  Шигырьдәгечә, “Ә картлык ул килми, килми әле, без белмибез аны бар дип тә”. Мин дә нәкъ шулай, Ходай язса, әле картаерга ашыкмыйм, – дип, авылдашым таң калдырды.
Сабантуй мәйданы уртасында кечкенә буйлы, каратут йөзле, ап-ак тешләрен күрсәтеп, елмаеп торучы ир-егетне күрсәгез, ул  Метрәйдән Әбелкирам Әгъзамов булыр. Картайма әле, Әбелкирам абый, үзең әйткәнчә, ашыкма. Сабантуй мәйданнары әле сине бик озак еллар каршы алсын! 
Фәридә
 Гайнетдинова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев