Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илдус Габдрахманов Мөслимдә барган чәчү эшләре белән танышты

Бүген районыбызга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Харис улы Габдрахманов килде. Ул район башлыгы Рамил Муллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Хуҗин белән бергәләп районыбыз кырларын карады, чәчү барышына һәм уҗымнарның үсешенә бәя бирде.

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 32 500 гектарда чәчү эшләре башкарылган. Бу барлык мәйданның 75 % тәшкил итә. "Намус" агрофирмасы һәм Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы чәчү эшләрен беренчеләрдән булып тәмамлады.

"Туган як" агрофирмасы, Исламов, Әюпов, Афзалов фермер хуҗалыклары да кыр эшләрен тәмамлау сызыгына бастылар. Органик групп җәмгыяте ухҗалыкларына чәчү эшләрен тизләтү бурычы куелды. "Язгы көн, ел туйдыра" - дигән әйтем юкка гына әйтелмәгән. Чөнки, бүген басу-кырларда салынган ныклы нигез, булачак иген уңышының башы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев