Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илбашы сүзләренчә, төбәкләр тарифны 10 процентка кадәр арттыру турында карар кабул итә ала

Быел июльдән торак-коммуналь хуҗылык тарифлары уртача 4 процентка артырга мөмкин. Бу хакта бүген "Туры линия" барышында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте. Илбашы әйтүенчә, шул ук вакытта төбәкләр тарифны 4 проценттан күбрәккә, 10 процентка кадәр, арттыру яисә хезмәтләр өчен түләүне бөтенләй арттырмау турында карарны үзләре кабул итә ала. "Әмма губернатор...

Быел июльдән торак-коммуналь хуҗылык тарифлары уртача 4 процентка артырга мөмкин. Бу хакта бүген "Туры линия" барышында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

Илбашы әйтүенчә, шул ук вакытта төбәкләр тарифны 4 проценттан күбрәккә, 10 процентка кадәр, арттыру яисә хезмәтләр өчен түләүне бөтенләй арттырмау турында карарны үзләре кабул итә ала.

"Әмма губернатор бу карарны муниципаль җыен депутатлары белән килештереп кенә кабул итә ала. Һәм шул чакта гына: әгәр бу өстәмә арттыру нинидидер төзекләндерү инвестицион эшләр заруриятенә, әйтик, кышка әзерлеккә бәйле булса", - дип тәгаенләп үтте ул.

Путин искәртеп узганча, былтыр планлаштырылган тариф уртача 8,5 процентка арткан. Ул торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенең совет чорында ук җитәрлек күләмдә финансланмавын, ягъни тарифның түбән дәрәҗәдә тотылуын, дәүләтнең тиешле акчаны бүлеп бирмәвен һәм тора-бара торак фондының җимерелә баруын билгеләп үтте. Аның каравы, акча еш һәм нәтиҗәсез рәвештә оборонага сарыф ителде. Бүген, бу өлкәдә нинди дә булса карар кабул иткәнче, кешенең керемнәре һәм тармакның ихтыяҗлары турында уйларга кирәк. Бу баланслаштырылган булырга тиеш, дип ассызыклады РФ Президенты.

Путин сүзләренчә, ТКХ тарифы дәүләт тарафыннан көйләнә, ә өстәмә хезмәтләр - юк.

"Тариф үтә күренмәле булсын, теләсә кайсы граждан нәрсә өчен һәм күпме акча түләвен аңлый һәм тикшерә алсын өчен, Хөкүмәт якын арада тарифның структурасы турындагы тулы мәгълүматка бәйле эшне төгәлләргә тиеш", - дип билгеләп үтте ул.

Өстәмә хезмәтләр турында сүз йөрткәндә, Путин гражданнар гомуми җыелышта кирәкле хезмәтләр исемлеген һәм алар өчен күпме түләргә әзер булуларын үзләре билгеләргә тиешлеген искәртте.

"Бездә закон буенча, гаиләнең гомуми табышының 22 проценттан күбрәк өлеше ТКХ тарифларын түләүгә китә икән, гаилә компенсация таләп итәргә хокуклы. Бүген 30 млн россияле социаль ярдәм системасы аша бу компенсацияне ала", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев