Мөслим-информ

Илаһи нурга төренгән бәйрәм

Рус Шуган авылы халкы ул көнне, мул табыннар әзерләп, бер-берсен котлап, бүләкләр бирешү традициясен онытмыйча, өйләрендә бәйрәм итте.

Православие динендәгеләр 7 гыйнвар көнне Раштуа бәйрәмен билгеләп үтте. Илдә пандемия булу сәбәпле бәйрәм мәдәният йортында уздырылмады. Рус Шуган авылы халкы ул көнне, мул табыннар әзерләп, бер-берсен котлап, бүләкләр бирешү традициясен онытмыйча, өйләрендә бәйрәм итте. 
– Моннан шактый гасырлар элек Җиргә могҗизалы төстә Коткаручы киләчәге турында хәбәр биргән Вифлеем йолдызының якты нурлары бөтен дөньядагы христианнарның күңелендә балкый. Җирлек халкының күбесе – православие динендә. Раштуада дин тотучыларның бәйрәмгә зур өметләр баглавы, татулыкка һәм мәрхәмәтлелеккә омтылышлары ачык чагылыш таба, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина. 
Раштуа көне алдыннан Рус Шуган авылының Изге Николай чиркәвендә алма төшәр урын да юк иде. Бу аңлашыла да, чөнки православие динендәгеләргә бу көнне чиркәүгә бару мәҗбүри. Православие христианнары үз бәйрәмнәренә аеруча зур җаваплылык белән карый. Бәйрәмгә каршы төндә башланган гыйбадәт иртәнгә кадәр дәвам итте. Исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнар-якыннар өчен шәмнәр яндырылды, илаһи литургия җырланды. Христианнар гөнаһларны кичерүне сорап дога кылдылар. 
Бәйрәм көнендә Кыш бабай белән Кар кызы, өйдән-өйгә йөреп, балаларга бәйрәм пакетлары өләште. Барлыгы 180 бала ел дәвамында җыелган сәдака акчалары, чиркәүгә кергән хәер хисабына алынган күчтәнәчләр белән сыйланды. 
– Илебез белән коточкыч авыруга юлыксак та, Раштуа бәйрәме күңелсезлекләрне сызып аткандай булды. Күңеленнән Ходайга ышанучылар, хак диндә булучылар үзләренең яклаучылары булуга ышанып яши. Өлкәннәр дә, сабыйлар да дулкынланып һәм шатланып каршы ала торган Раштуа быел да истәлекле булды. Һәр йортта шәмнәр кабыздылар. Шәмнәрнең яктысы һәм исе йортларны гына түгел, күңелләрне дә чистарта дигән ышану яши, – ди иерей Никита атакай. 
– Мин үзем православие динендә. Тормыш иптәшем – татар милләтеннән. Ирем, әлбәттә, балаларны чукындыруга каршы. Без балаларга да “нейтраль” исемнәр сайладык. Үземне белә-белгәннән бирле Раштуа алдыннан ураза тотам. Алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тору авыр түгел. Раштуа көнне өйгә көтелгән тәмле ит исе чыга. Тыелып тору шулай ук рух ныклыгын көчәйтә, – ди райондашыбыз Алина Фәсхиева. 
Раштуада кунакка йөрешүләр дә, кич утырулар да, аулак өй ясаулар да, нардуганнар, йөзек салышлы һәм башка төрле уеннар да бик күп икән. Авыл халкы хәбәр итүенчә, алар йорттан-йортка йөреп, Христосны данлаганнар, бәйрәмне туганнары, якыннары белән мул табыннар артында уздырганнар.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: