Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ил язмышым – минем язмышым

Хезмәт юлымның соңгы ун елында “Мөслим” һәм “Туган як” агрофирмаларында директор булып эшләдем. Хәзерге чорда авыл хуҗалыгы тармагында эшләү элекке колхоз-совхозлар чорындагыдан күпкә үзенчәлекле. Хәзер җирләр дә, басуда эшләүче техника да, агрофирманың үз милке дә анда эшләгән кешенеке түгел.

Халык мәнфәгатен кайгыртып 
Хезмәт юлымның соңгы ун елында “Мөслим” һәм “Туган як” агрофирмаларында директор булып эшләдем. Хәзерге чорда авыл хуҗалыгы тармагында эшләү элекке колхоз-совхозлар чорындагыдан күпкә үзенчәлекле. Хәзер җирләр дә, басуда эшләүче техника да, агрофирманың үз милке дә анда эшләгән кешенеке түгел. Гади генә әйткәндә, милек хуҗасына барып эшкә ялланасың һәм андагы шартларга риза булып эшлисең. Риза булмасаң, дүрт ягың – кыйбла, сине беркем дә тотмый, тәрбия эше белән дә шөгыльләнми. Элеккеге зур колхоз җирләрен эшкәртеп, чәчеп чыгу өчен хәзерге 3-4 техника җитә. Хуҗалыкларда терлекләр саны бик аз, анда эшләү өчен дә берничә генә кеше кирәк. Кинәт кенә барлыкка килгән бу халәтне авыл кешесе аңлый алмый интекте, колхоз системасы кайтыр дип хыялланды. Тора-бара ул чорларның кире кайтмаячагына инандылар. Олырак яшьтәгеләре, пенсиягә чыгып, яшьлеген сөйләп, колхозын сагынып өендә утыра. Тәвәккәлрәк яшьләр, үз эшләрен оештырып, көн күреп ята. Аларга да җиңел түгел. Алай дисәң, авыл җирлегендә хезмәт беркайчан да җиңел булмады, шулай да күмәкләшеп эшләү күңеллерәк иде. “Туган як” агрофирмасында эшләгәндә кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булырга, аларның эш һәм тормыш шартларын кайгыртырга, авыл җирлекләре белән кулга-кул тотынып эшләргә, халык мәнфәгатен беренче планга куярга тырыштым. “Туган як” агрофирмасы инвесторы – “Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов, шушы төбәктә үсеп чыккан кеше буларак, мөмкинлекләреннән чыгып, агрофирмага зур ярдәм күрсәтте. “Чаллы икмәге” җәмгыяте ярдәме белән Түбән Табын авылында хәзерге заман җиһазлары белән коралландырылган зур элеватор төзелде. Югары Табында мөгезле эре терлек комплексы барлыкка килде, техника паркы тулысынча яңартылды, Мәлләтамак авылында бик матур мәчет калкып чыкты. Ык елгасы аша Мәлләтамак һәм Нарат Асты авылларын тоташтыручы күпер төзелде. Болар бу төбәк халкы өчен без башкарган зур истәлек булып калды. Берничә ел рәттән агрофирма кырларында республика Президенты Рөстәм Миңнехановны кабул иттек. Уңай эшләрең булмаса, сиңа Президент дәрәҗәсендәге кеше килеп йөрми. 

Лаеклы бүләкләр 
Күпьеллык тырыш хезмәтемне хөкүмәтебез югары бәяләде. Татарстанның һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемнәренә лаек булдым. “Туган як” агрофирмасын җитәкләгәндә “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале, Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамоталары белән бүләкләндем. Район башлыкларының, төрле дәүләт структураларының күпсанлы Мактау грамоталарын, “Татмелиорация” системасының “Алтын билгесе”н, “Чаллы икмәге” җәмгыятенең “Көмеш билгесе”н хезмәтемә бирелгән зур бәя дип саныйм. Эштән туктагач, “инде онытырлар” дип йөргәндә, район хакимияте башлыгы Рамил Муллин тәкъдиме белән, район Советы карары нигезендә, “Мөслим районының мактаулы гражданы” дигән мактаулы исем бирелде. 65 яшем тулгач, лаеклы ялга туктадым. 
Хәзер хәләлем Мәсүфә белән ихатада, бакчада көннәр буе мәш киләбез. Кышын чаңгыда табигать кочагына чыгарга яратабыз. Балаларга оныклар тәрбияләргә булышабыз. Кызыбыз Алсуның Эльвина белән Амира исемле кызлары үсеп килә. Казанда яшәүче улыбыз Алмаз белән киленебез Гөлназ кызлары Элина һәм уллары Тимурны үстерәләр. Районның җәмәгать эшләрендә дә катнашабыз. 2019нчы елның 1 октябрендә Россия пенсионерлар союзының Мөслим бүлеге рәисе итеп сайладылар. Район ветераннар советының президиум члены да мин. Ветераннар, пенсионерлар белән төрле чаралар, экскурсияләр, спорт ярышлары, укулар, оештырабыз. Шулай итеп җиденче дистәмнең тулганын сизми дә калганмын. Флүсә апамның шигырендәгечә: 
Гомеремнең көзе килеп 
җиткән – 
Кыш аклыгы минем күңелемдә, 
Сабыр гына алга атлап барам – 
Изге гамәл кылу һаман теләгемдә. 

Рөстәм Шәрипов. 
Мөслим. 
Фотолар – авторның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X