Мөслим-информ

Ил язмышы – минем язмышым

Урта белемне Мөслим мәктәбендә алдым. Симәктә дә, Мөслим мәктәбендә укыганда да интернатта тордым. Интернатта яшәү – зур тормыш тәрбиясе. Ул кешене ныгыта, мөстәкыйль тормышка өйрәтә. Мөслим белән авыл арасы – 30 километр. Көзге пычракларда, кышкы салкын бураннарда, шимбә көнне кайтып, дүшәмбе көнне кире килү бик җиңел булмады, билгеле. 

(Дәвамы. Башы 
25 декабрь санында). 
Атлы кеше элек-электән авылда бай кеше исәпләнгән. Ә без үскәндә атлар колхоз абзарларында тотыла иде. Авыл малайлары бик кечкенәдән атлар белән дуслашты. Һәр малайның “үз” аты бар. Һәркайсыбыз, үзенә тигән бер телем икмәкнең яртысын ашамыйча, яшереп, атларга “күчтәнәч” итеп алып килә. Минем ат бик көчле, тыңлаучан һәм акыллы иде. Өстеннән ялгыш егылып төшсәң, шып туктап кала, беркайчан да өстеңә басмый. Аның белән колхоз эшендә йөргәндә бик күп гыйбрәтле хәлләр булды. Бәхеткә, алар барысы да имгәнүләрсез тәмамланды. 
Урта белемне Мөслим мәктәбендә алдым. Симәктә дә, Мөслим мәктәбендә укыганда да интернатта тордым. Интернатта яшәү – зур тормыш тәрбиясе. Ул кешене ныгыта, мөстәкыйль тормышка өйрәтә. Мөслим белән авыл арасы – 30 километр. Көзге пычракларда, кышкы салкын бураннарда, шимбә көнне кайтып, дүшәмбе көнне кире килү бик җиңел булмады, билгеле. 
10 классны тәмамлаганнан соң авылда эштә калдым. Башта колхозда эшләдем. Аннары Иске Карамалы авылында оешкан машина мелиоратив станциясендә (ММСта) тракторчы булдым. Максатым – күпмедер акча эшләп, авылда яшәгән йортыбызны яңарту иде. ММСта техника өр-яңа, эш тә бик яхшы оештырылган. Көн саен иртән сәгать 6лардан башлап, кич караңгы төшкәнче эшләдек. Хезмәт хакын да бик күп түләделәр. Беренче хезмәт хакына бирелгән акчаны алып кайткач, әткәй белән әнкәй ышанмыйча тордылар. Ул кадәр акчаны бер айда эшләп алу аларның төшләренә дә кергәне юк иде. Бер ел эшләгән хезмәт хакым, Фирәзия апаныкы белән кушкач, авылда йорт салырга җитте (рәсемдә). Ул вакытта Фирәзия апа, институтны тәмамлап, Вахитов исемендәге колхозда экономист булып эшли башлаган иде. 
Иске Карамалыда эшләгәндә, трактор белән арба арасына кысылып, уң аягым сынды. Бу хәл тормышымда зур үзгәрешләргә сәбәп булды: кулыма кабат китаплар алып, институтка керергә әзерләнә башладым. 
1967 елның көзендә, керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан авыл хуҗалыгы институтының инженер-механиклар әзерләүче факультетына укырга кердем. Студент елларым матур истәлекләр белән хәтергә уелган. Институтта бик тырышып укыдым. Беренче яртыеллыкта укырга кул таягы белән йөрдем. Русча белмәү авыр булды. Безнең авылда башлангыч классларда рус теле гел кермәде, ә Симәктә бу фәнне мәктәп директоры Әдибә апа укытты. Ул күп көннәрдә – я колхозда, я районда җыелышта. Аның дәресләре урынына я хезмәт, я физкультура укыттылар. Ул вакытларда “ур-ра” кычкырсак та, рус телен өйрәнмәү соңрак зур кыенлыклар китереп чыгарды. Мөслим мәктәбендә рус теленнән Илгизә апа Габдрахманова укытты. Ул күпме генә тырышса да, моңа кадәр укымаган рус телен ике елда гына үзләштерә алмадык. Институтның беренче курсында мөстәкыйль рәвештә рус телен өйрәнергә туры килде. Икенче курстан башлап, фикеремне русча сөйләп бирү дәрәҗәсенә ирештем. Институтта 100гә якын имтиханның барысын да диярлек “5”легә тапшырдым. Рус теле белән органик химиядән генә “4”ле булды. 
Диплом алганнан соң районның “Урожай” колхозына баш механик булып эшкә кайттым. Ул елларда колхозны Мирхаҗиян Сәлахов җитәкли иде. Колхоз системасында баш белгеч булып эшләү гаҗәеп зур тормыш тәҗрибәсе бирде: гади колхозчылар белән аралашырга, кул астында эшләүче механизаторларның эшен оештырырга өйрәндем, аларның эшенә ныклы контроль булдырдым, үз-үземә таләпчәнлекне арттырдым, биргән вәгъдәне үтәргә өйрәндем. Болар – Мирхаҗиян Сәлахов өйрәткән принциплар. “Урожай” колхозында туплаган тәҗрибә, кайда гына эшләсәм дә, миңа бик зур ярдәм итте. Колхоздан үз теләгем белән армиягә киттем. 
Шул елларда СССР хөкүмәте карары белән зур авылларны ныгыту, аларда булган тормыш шартларын шәһәрнеке белән тигезләү программасы төзелде. Безнең илдә һәрвакыттагыча килеп чыкты – планда каралган зур авыллар да ныгытылмады, ә кечеләре перспективасыз авыллар исәбенә кертелде һәм алар үзләреннән-үзләре әкренләп таралды. Беркемне дә каядыр күчәргә мәҗбүр итмәделәр, бары тик авылның мәктәбен, клубын, кибетен яптылар. Укучы балалары булган авыл кешеләре кайсы – Симәккә, кайсы – Торышка, кайсы – Мөслимгә, ике гаилә Әлмәт шәһәренә күчеп китте. 
Армиядән кайтканнан соң, мин Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсендә башта – өлкән инженер, аннары баш инженер булып эшләдем. Җитмешенче еллар уртасында районда берничә зур терлекчелек комплексы төзелде. Игенчелектә яңа культуралар – шикәр чөгендере, бөртек өчен кукуруз үстерелә башлады. Районда инженерларга мохтаҗлык зур иде. Авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли башлау белән яңа төзелгән ике катлы йорттан ике бүлмәле фатир бирделәр. Советлар Союзы чорында хөкүмәт исәбенә төзелгән йортлардан фатирлар бушка бирелде. Миңа күрсәтелгән шундый зур игътибарга җавап итеп, тагын да тырышып эшләдем. 
(Дәвамы бар). 
Рөстәм Шәрипов. 
Мөслим. 
Фото – авторның гаилә 
архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: