Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ил язмышы – минем язмышым

Яңа техника инженерлар өйрәнеп көйләгәннән соң гына басуларга кертелде. Шикәр чөгендере, кукуруз игүче механизаторлар белән бергә, һәрбер яңа техниканы өйрәндек, аларны җыеп-көйләп кулланышка керттек. Ул елларда колхозларга чыгып йөрү өчен белгечләргә техника булмады диярлек.

(Дәвамы. Башы 25 декабрь, 
10 гыйнвар саннарында). 
Көндез колхозларда булганнан соң, кичләрен терлек комплексларының проектларын өйрәнеп, аларга кирәкле җиһазларга заявкалар әзерләдем. Ул җиһазлар, СССР Госпланы аша үтеп, безгә кайттылар. Төзелеш эшләренә контроль ясарга кирәк. Проект буенча төзелмәсә, ул бинага кайткан җиһазны урнаштырып булмый. Бер генә җиһаз урынына урнашмаса да, планлаштырылган механикалаштыру циклы өзелә. 
Яңа техника инженерлар өйрәнеп көйләгәннән соң гына басуларга кертелде. Шикәр чөгендере, кукуруз игүче механизаторлар белән бергә, һәрбер яңа техниканы өйрәндек, аларны җыеп-көйләп кулланышка керттек. Ул елларда колхозларга чыгып йөрү өчен белгечләргә техника булмады диярлек. Миңа идарәдә эшли башлаган беренче елларда – бишекле ИЖ мотоциклы, баш инженер булып эшләгәндә ГАЗ-69 автомашинасы бирделәр. Техникалы булу белгечнең бик кирәкле икәнен һәм дәрәҗәсен күрсәтүче фактор иде. Техника бик яңа булмаса да, мин аларны һәрвакыт төзек һәм чиста тоттым. 
1975нче елның 28 декабрендә Мәсүфә белән тормыш кордык. Яңа елга матур итеп бизәлгән тройка атларына утырып, Иске Вәрәш авылыннан Мөслимгә кайттык. Алдан авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесенең “Волга” машинасы бара (шоферы – Вазыйх). Тройканың кучеры – авылдашым Әхмәтгаян абый Хаҗиев. Марсель Нәҗмиев баянда сыздыра. Мөслим урамнарын әйләнеп, өр-яңа фатирыбызга кайтып төштек. Өйләнгәндә бер өстәл, бер урындык, бер кроватьтан башка бер әйбер булмаса да, без бик бәхетле идек. Бер елдан кызыбыз Алсу туды. Бу гаиләбез өчен дә, әти-әниләребез өчен дә зур куаныч булды. Миндә гаилә өчен җаваплылык артты. Шул елны, җир участогы алып, өй төзи башладык. Ул йортны төзү бик җиңел булмады – барлык туганнар, бигрәк тә Мәсүфәнең ир туганнары бик нык ярдәм итте, авылдашым Әхмәтгаян абыйның ярдәме дә зур булды. Ул Киров исемендәге колхозда электрик булып эшли иде. Йортыбыз 1977нче елда төзелеп бетте. Җәйгә чыккач, авылдан әткәй белән әнкәйне дә алып килдек. Аларны күчергәндә, авылда бер йортта кеше яшәп калган иде. Ул да көзгә Симәккә күченде. Шулай итеп 1977нче елның көзендә Кырынтау авылы яшәүдән туктады. 
Мине шул елларда партия сафларына кабул иттеләр. Коммунистлар партиясенең кадрлар тәрбияләү этаплары һәм принциплары бик дөрес оештырылган иде. Эштә үзен күрсәтә алган тырыш кеше югары дәрәҗәләргә күтәрелде. Район партия комитеты тәкъдиме белән 1978нче ел башында Иске Карамалы авылында элек мин тракторчы булып эшләгән ММС базасында оешкан Алга ПМКсына начальник итеп җибәрделәр. Республиканың мелиорация министры Минтимер Шәймиев кул астында эшләү мине күп нәрсәгә өйрәтте һәм алдагы тормыш юлымны хәл итте. Минтимер Шәрипович башкалардан алдан күрүчәнлеге белән аерылып тора, үзгәрәк фикер йөртә. Бик таләпчән булса да, беркайчан да тавыш күтәрми, аның әкрен генә әйткән сүзе дә катгый таләп икәне бар кешегә дә аңлашыла иде. ПМКны 6 ел җитәкләү чорында коллектив белән төзегән буалар, сугару системалары, суүткәргечләр, эшчеләр өчен йортлар, контора, механика мастерское, измә һәм бетон ясау цехы, гаражлар, колхозларда төзегән силос һәм сенаж саклагычлары – барысы да, шул елларда без төзеп калдырган истәлекләр булып, бүген дә хезмәт итә. 
1983нче елның маенда мине район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе итеп күчерделәр. Идарә җитәкчесе район җитәкчеләре арасындагы статусы буенча өченче кеше исәпләнә. Ул – район партия комитеты бюросы члены да. Мин билгеләнгәндә авыл хуҗалыгы идарәсенең дәрәҗәсе бик түбән төшкән, район Советы башкарма комитетының бер бүлеге дәрәҗәсендә генә иде. Бәхеткә, районнарда һәм республикада авыл хуҗалыгы комитетлары төзелде һәм мин районда аның җитәкчесе итеп билгеләндем. Авыл хуҗалыгы тармагына билгеләнгән барлык техника, ягулык-майлау материаллары һәм финанс ресурслары планлы рәвештә шушы комитетларга кайтты. Без аларны хуҗалыкларга бүлеп бирә идек. Әлеге ресурс комитет кулында булгач, аның дәрәҗәсе артты һәм авыл хуҗалыгы тармагын җитәкләү күпкә җиңеләйде. Бу вазыйфаны өч елдан артык башкарганнан соң, мине район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайладылар. Бу – район җитәкчелегендә икенче кеше. Моннан алдарак район җитәкчелегендә зур үзгәрешләр булды. Союз буенча алдынгы урыннар яулаган, Кызыл байраклар алган районны егерме елдан артык җитәкләгән район партия комитетының беренче секретаре Рәис Хәбибуллинны пенсиягә чыгарга 3-4 ай кала эшеннән алдылар. Алдылар дип, без, пленум членнары, республика өлкә комитеты куша дип, аны “бертавыштан” эшеннән азат итү өчен кул күтәреп утырдык. Ул чорларда тәртип шундый иде. Күп еллар үткәннән соң, шундый көчле Советлар Союзының таркалу сәбәпләрен эзләгәндә, шул елларда башланган икән компартиягә ышанычның бетүе, шул елларда югары партия җитәкчелеге, партия дисциплинасы дип, бездән әхлаксыз кешеләр тәрбияләү өстендә эшләгән икән дип уйлыйсың. Бу, әлбәттә, коммунистлар партиясенең программаларына кагылмый, алар нигездә яхшы һәм халыкчан. Әмма шул чорның югары партия җитәкчеләре тарафыннан компартия принципларының тупас бозылуы халыкның партиягә ышанычын бетерде һәм аның җимерелүенә китерде. 
Тормышымның бу этапларына килеп җиткәнче миңа зур хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе алырлык көчле һәм талантлы җитәкчеләр белән эшләргә туры килде. Алар – “Урожай “ колхозы рәисе Мирхаҗиян Сәлахов, озак еллар район авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгән Әкмал Әхмәтшин, бик күп объектларны төзүне оештырган район Советы башкарма комитеты председателе Гариф Хафизов, районны озак еллар җитәкләгән район партия комитетының беренче секретаре Рәис Хәбибуллин, республиканың мелиорация министры Минтимер Шәймиев. Шушындый зур дәрәҗәле, тәҗрибәле кешеләр мине бөтен барлыгым белән эшкә бирелергә өйрәтте. Дөньяда аннан башка әле хөсетлек, дошманлык, явызларча көнләшү, ялагайлык барлыгын гына аңлатучы булмады... 
(Дәвамы бар). 
Рөстәм Шәрипов. 
Мөслим. 
Фото – авторның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев