Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ил язмышы – минем язмышым

Мине район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлаган көнне Лаештан Җәүдәт Вәлиуллин дигән кешене район партия комитетының беренче секретаре итеп куйдылар. Аңа республикадан нинди күрсәтмәләр бирелгәнлеге безгә беренче көннән үк аңлашылды. Хәрби хәл кертелгәндәй, районда катгый таләпләр урнаштырыла башлады.

Дәвамы.
Сәясәтен 
хупламадым 

Мине район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлаган көнне Лаештан Җәүдәт Вәлиуллин дигән кешене район партия комитетының беренче секретаре итеп куйдылар. Аңа республикадан нинди күрсәтмәләр бирелгәнлеге безгә беренче көннән үк аңлашылды. Хәрби хәл кертелгәндәй, районда катгый таләпләр урнаштырыла башлады. Ул ачыктан-ачык “минем рөхсәттән башка район территориясендә чыпчык та очарга тиеш түгел, барыбыз да фермаларда сөт арттыру фронтында эшләргә тиеш” дигән таләп куйды. Авылларны газлаштыру эше туктады, алдагы елларда планга кертелгән социаль-культура объектларын төзү берникадәр дәвам итсә дә, перспектив объектларга проект документлары эшләнмәде. Бу турыда сүз башлагач, “Безнең алардан башка да партия өлкә комитеты куйган “более важный” бурычларыбыз бар” дип кенә җавап бирде. Аның фикеренчә, район Советы башкарма комитеты рәисе дә, бер колхозга партия активы итеп беркетелеп, шунда сөт арттыру белән шөгыльләнергә тиеш иде. Моңа кадәр районда озак еллар бик яхшы эшләгән район Советы башкарма комитеты рәисе Гариф Хафизов юллар төзү, авылларны газлаштыру, гомумән, төзелеш һәм җирлекләрдә авыл советлары структураларының эшләрен оештыру белән шөгыльләнгән иде. Мин, район Советы башкарма комитеты рәисе буларак, шул юнәлештә эшне дәвам итүне күздә тоттым, беренче секретарь алып барган сәясәтне хупламадым. Нәтиҗәдә, эшемне ташлап, 1987нче елның апрелендә Яр Чаллы шәһәренә мелиорация системасына эшкә күчәргә туры килде. Әлеге җитәкче белән конфликт мин Яр Чаллыга күчкәннән соң да дәвам итте. Партия органнары аша мине эзәрлекләргә азаплануы, Мөслимдә бергә хезмәт иткән кайбер кешеләргә минем “дус” дип зыян салуы бу дөньяда кешеләр арасында хөсетлек, явызлык булуына инандырды. Тормышымның Ак калада үткән дүрт елы мине аларга каршы көрәшергә өйрәтте. Җиңел булмады, билгеле, әмма мин сынмадым. “Татсельхозводстрой” трестында бүлек җитәкчесе булып эшләгәндә 3 бүлмәле фатир бирделәр. Тормыш та җайланып китте, эштә дә үсешләр булды: мине трест буенча төзелеш эшләре алып баручы ПМК-3 оешмасына җитәкче итеп күчерделәр. Мәсүфә КамАЗ заводларының берсенә профсоюз комитетының баш бухгалтеры булып урнашты. 
... Партия системасында артык мин-минлек, партия принципларыннан тайпылу, Мөслим районында партия җитәкчелегеннән канәгатьсезлек кискен конфликтка китерде. Район партия комитеты пленумы членнарының мөрәҗәгате буенча Җәүдәт Вәлиуллинны эшеннән азат иттеләр. Мин Мөслимгә әйләнеп кайттым. “Мелиорация” оешмасы “Дәүләт мелиорация предприятиясе”нә үзгәртелеп, мин аның директоры булып эшли башладым. Бу үзгәрешләр районда ул елларда эшләгән хакимият башлыгы Гариф Хафизов һәм республиканың “Татмелиорция” оешмасы ярдәмендә башкарылды. Бу үзгәреш безгә коллектив членнарына йортлар салу өчен дәүләттән планлы рәвештә финанс ярдәме алырга, техника паркын яңартырга һәм районда мелиорация системасын саклап калырга мөмкинлек бирде. “Урал” колхозы таркалганда, Горбуновка авылын һәм җирләрен “Мелиорация предприятиясе”нә ярдәмче хуҗалык итеп алдык. Бу, әлбәттә, нык тәвәккәл адым булды. Чөнки әле предприятиенең дә аякка басып килгән чоры иде. Бу адым тулысы белән үзен аклады. Күпчелек оешмаларда хезмәт хакы белән проблема булган чорда оешма эшчеләренә хезмәт хакын ярдәмче хуҗалыкта җитештерелгән продукция белән түли алдык. Продукция сатып, хезмәт хакының бер өлешен акчалата да бирдек. Коллективка энергияле яшь егетләр – бертуган Нияз һәм Илдар Авзаловларның, инженер Шәрәфетдиновның килүе һәм илдә базар системасы эшли башлау коллективка икенче сулыш өрде. Районда беренчеләрдән булып, төп эшебездән тыш бизнес белән дә шөгыльләнә башладык. Заводлар белән килешүләр төзеп, УАЗ, “Волга” машиналары алып кайтып саттык, цемент, шифер, пыяла, такта, төрле металл сатуны оештырдык. Халыкка бензин сатарлык АЗС эшләтеп җибәрдек. Ак он тегермәне һәм такта яру пилорамасы халыкка хезмәт күрсәтә башлады. Кыскасы, предприятие ул елларда иң бай һәм базар мөнәсәбәтләрендә иң уңышлы эшләүче предприятиегә әйләнде.
Әй ул еллар...
1994 елның декабрендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән мине Мөслим районы хакимияте башлыгы итеп билгеләделәр. Ил өчен бик катлаулы чорда, үземә зур җаваплылык алып, яңа авыр “йөкне” тарта башладым. Әй ул еллар... Рәсәй таркалып ята, беркем дә илнең кая китәсен белми, мәскәүләр мал бүлешә. Безнең Татарстан, республика күләмендә булса да, тотрыклылыкны сакларга тырыша. Шуның өчен төрле юллар эзли. Хакимият башлыгы буларак, мин бөтен нәрсә өчен җаваплы. Хезмәт хакы, пенсияләр түләп булмый – акча юк, районның үз кереме бик аз. Республиканың мөмкинлекләре дә бик чикләнгән. Югарыдагыларга төртеп күрсәтеп, алар хәл итми дип әйтә торган түгел. Үзебез дә тиешле салымнарны җыеп бетерә алмыйбыз, ә монда халык сиңа карап тора. Бөтен өмет Минтимер Шәриповичның зирәклегендә иде, аңа ышандык. Бу хәлдән чыгу юлын табар дип, өмет белән эшләдек. Өметебез акланды: акча булмаса да, республикада булган ресурсларны кулланып, халыкчан программалар эшли башлады. Авылларны газлаштыру программасын гына алыйк. 
(Дәвамы бар).
Рөстәм Шәрипов.
Мөслим.
Фото – авторның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев