Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ил алдында йөзләре якты

Фашист илбасарларына каршы сугышта аяусыз көрәшкән каһарманнарыбыз һәм фронтны икмәк белән тәэмин итүдә фидакарьләрчә эшләгән авыл халкының батырлыгы турында күпме китаплар язылды, кинофильмнар төшерелде. Ә ир-ат көче җитмәслек эшләрдә көч түккән хатын-кызлар турында сирәк языла. Завод-фабрикаларда сугыш техникасына кирәкле детальләр ясау, урман кисү, торф чыгару кебек эшләрдә нәфис затларыбызның фидакарьлеге турында бик күп сөйләргә булыр иде. Бу язмам яшьлекләренең матур елларын ил өчен көрәшкә багышлаган әбиләрем турында.

Әтиемнең әнисе – Мәлләтамак кызы Мәгъфүрә Әюпова-Нуретдинова да (1928 елгы), яшьтәшләре кебек, Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән. Торф чыгаруда эшләгән чоры турында горурланып сөйли иде ул.
1944 елда унбишләп хатын-кыз күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга чыгып китә. Әбием белән бергә Тәфсирә Фәттахова, Мәдинә Нуретдинова, Сәлимә һәм Нәгыймә Абзалиевалар, Наҗидә Фазлыева, Әлфинур Минһаҗева, Мөслиха, Хөллия, Сәкинә дә (кайберләренең исем-фамилияләре онытылган) булган.
Бөгелмәдә бер атна торганнан соң, аларны товар вагоннарына төяп алып китәләр. Ульяновск шәһәренә килеп җиткәч, бер тупикка кертеп куялар. Унбиш көнләп шунда яшиләр. Март уртасы була бу. Салкынга түзәр әмәл юк. Җылыныр өчен тимер мичкә кура ягалар. Ашарга 500г ипи бирәләр. Аннары Балахнодан 7 км ераклыктагы Южный поселогына китереп, ат сараена охшаган җир идәнле казармаларга урнаштыралар. Ятарга салам матраслар салынган 3 кешелек сәкеләр була. 50 кешегә бер плитә ясалган. Шуңа ягып, казарманы җылыталар, өс-башларын киптерәләр. 3 км ераклыктагы ашханәгә, җилкәләрендә күтәреп, утын ташыйлар. Моның өчен аларга ике тапкыр кәбестә шулпасы, бер калак кукуруз манные, 500г ипи һәм тозлы балык башы эләгә.
Апрель азакларында, көннәр әзрәк җылына башлагач, читлектә калган, әзрәк җилләгән торфны җыеп, штабельгә салалар. Ул елны никтер торф кипми интектергән. Эшкә кояш чыкканчы киткәннәр, кояш баегач кына кайтканнар. Төшке аш вакыты җиткәч, гудок кычкырта торган булганнар. Тырышлыклары бушка китмәгән – бригадалары Кызыл Байрак алган. Торфчылар кышка авылларына кайтып киткәннәр. Ашлык сугуда, башка эшләрдә катнашканнар.
Әниемнең әнисе Тәнзилә Шәрифуллина-Сафина Олы Чакмак авылында туган. Гаиләдә биш бала үсә алар. Әтиләре яшьли гүр иясе булгач, бөтен эш, гаилә мәшәкатьләре әбиемнәр җилкәсенә төшә. Ачлы-туклы яшәү дә, колхозның бетмәс-төкәнмәс эшләре дә рухын сындырмый аның.
Ул елларда колхозда күксагыз үстергәннәр. Күксагызның чәчәге дә, яфрагы да тузганакка охшаган. Үсемлек зуррак, тамыры юанрак булган. Тамыр эчендә куе сөткә охшаган сыекча һәм табигый каучук җепселләре тупланган. Күксагыз ул чор өчен бик кыйммәтле һәм кирәкле чимал булган, СССРның самолет һәм машина төзелешендә кулланылган.
Әбием күксагыз үстерү звеносын җитәкли. Барлык хезмәт кул көче белән башкарылган. Уңышны җыеп алу аеруча тырышлык сораган. Бик сак эш иткәннәр. Тамыры әз генә зарарланса да, каучук җепселләре юкка чыгып, үсемлек файдасызга әйләнгән. Звено җитәкчеләре өчен Мөслимдә укулар оештырылган, агротехник таләпләр буенча әзерлекләрен тикшереп кенә торганнар. Эшчеләрне дә сайлап кына алганнар. Аларга тиешле шартлар тудырырга тырышканнар. Күксагыз үстерүчеләр өчен кырда ашарга әзерләнгән.
Кыю йөрәкле татар кызларын бернинди авырлык та куркытмаган. Илебез алдында аларның намуслары чиста, йөзләре ак. Тыныч тормышта да алар безнең өчен терәк, үрнәк, остаз булдылар. Олы йөрәкле, киң күңелле, мәрхәмәтле, гадел һәм искиткеч сабыр, кунакчыл иде әбиләрем. Мин алар белән чиксез горурланам!
Гүзәл Газымова-Әюпова,
Баланлы мәктәбенең башлангыч класс укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев