Мөслим-информ

“Икән”ме, “микән”ме? Ничек дөрес?

"Ана теле" сәхифә-рубрикасы ачылып, бу хакта интернетчыларның фикере бәян ителә башлагач та тәүге сораулар рәтендә "икән"ме, "микән"ме? дигәне бирелүе урынлы вә вакытлы дип саныйбыз. Чөнки ул да бүгенге сөйләм хаталарының берсе. Моны раслаучы берничә генә дәлил: Синоптиклар нәрсәләр вәгъдә итәләр микән? ( "Яңа гасыр", Манзара. Апр. 2017.); Җаныкаем, нишлим микән...

"Ана теле" сәхифә-рубрикасы ачылып, бу хакта интернетчыларның фикере бәян ителә башлагач та тәүге сораулар рәтендә "икән"ме, "микән"ме? дигәне бирелүе урынлы вә вакытлы дип саныйбыз. Чөнки ул да бүгенге сөйләм хаталарының берсе. Моны раслаучы берничә генә дәлил: Синоптиклар нәрсәләр вәгъдә итәләр микән? ( "Яңа гасыр", Манзара. Апр. 2017.); Җаныкаем, нишлим микән (Җыр); Кемнәр генә басар микән йөрәгем ярсуларын (Җыр). Мәсьәләне сәхифәбездә кузгатучы Мансур Сәгъдиев тә: "ТНВ алып баручылары, андагы чыгышлар турында сүз чыккач, әйтми китә алмыйм. Анда ике очракның берендә (бәлки берСендә?) "икән" белән "микән"не бутыйлар". Шунысы игътибарга лаек: интернетчылар моны хата дип таный, борчыла, котылу хәстәрен күрергә омтыла. Хата бер генә аваз (хәрефтән) торса да, ул сөйләмдә мәгънә кимчелеге китереп чыгара, урынсыз (артык йә ким) авазны, иҗекне (кушымчаны) тыңлаучы тоеп, кәефсезләнә. Мондый хата да безнең сөйләмдә шактый. Татар сөйләмендә аларның булуы табигый, чөнки безнең тел төп хәсияти үзенчәлекләренең берсе ялганмалык булган тел, анда иҗек-кушымчалар (морфемалар) да бихисап мәгънә төсмерләренә ия, аларны урынлы -урынсыз (артык йә ким) куллану да хатага сәбәп була. Ана телен башка телләргә чагыштырып өйрәнгән, бигрәк тә шулар тәэсирендә уйлый, сөйләшә торган кешеләр телебезнең менә бу асыл хәсияте бирә торган мәгънәви нечкәлекләрен тоюдан, кулланудан мәхрүм. Әлеге очракның киләме икән, барамы икән; Киләмени, барамыный рәвешләрен хаталы әйтү һәм язу ихтималы да юк түгел бит. Һәрхәлдә бу хакта үзенә бер язма тәкъдим итәргә була. Ә хәзергә хатаны төзәтү юлы дип тәкъдим иткән комментары өчен Мансур Сәгъдиевкә рәхмәт әйтеп, аның киңәше белән килешеп, шуны гына кабатлыйбыз: "Бәлки Низамовны тыңлаучы булыр... Хәзер инде моны диалект дип яклаучылар да күренә башлады. Авылыбызда, шөкер, "икән" урынына очраклы гына да "микән" кулланучы юк! Кагыйдәсе дә ансат кына югыйсә. Җөмләдә сорау алмашлыклары кая, кайда, нигә, кайчан, кемгә, нәрсәгә, нилектән, күпме очраганда (өстик: сорау төсмере белдергән мантыйкый, мәгънәви бүтән чара яисә пара-экстралингвистик чара - ым, ишарә, тавыш һ.б.) - санап китсәң күп булыр алар - беркайчан да "микән" кулланылмый! Әйтик, "Илсафка ничә яшь икән?", "Зөлфәт кемгә өйләнгән икән?" Әңгәмәне уңай (безнең җитәкчеләр әйтергә яратканча позитив) мисал белән очлыйбыз: Аны төшләремдә күрәм // ул мине күрә микән (Җыр).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: