Мөслим-информ

"Исламов" икмәкне җиңсәләрдә саклый?!

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы 1600 гектар мәйданда үстерелгән уҗым культуралары уңышын җыеп алуны төгәлләде.

 Һәр гектардан уртача 37 центнер уңыш алынды. Хуҗалыкта сынап карау рәвешендә ашлыкны махсус җиңсәләргә тутыра башладылар. 18-22 процент дымлылыктагы икмәкне әлеге җиңсәләрдә киптерү агрегатларына булган нагрузка кимегәнгә кадәр, ягъни бер-ике ай дәвамында сыйфатына зыян китермичә саклап була икән. Исламовлылар бүген-иртәгә язгы культуралар уңышын җыярга керешәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: