Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Икмәкне файдалы шартларда саталар

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында ашлыкны елның-елында минималь технология нигезендә аз чыгымнар тотып үстерәләр. Быел 1 кг икмәкнең үзкыйммәте нибары 4 сум булыр дип көтелә.

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы ел урагын Олы Чакмак юлы өстендәге көзге бодай басуында башлап җибәрде. Хәлиткеч атакага әзерләнгән хәрби техниканың дислокация урыны диярсең. Комбайннар, ашлык ташучы КамАЗ машиналары, техник ярдәм күрсәтүчеләр, җитәкче һәм белгечләр... Ул ара да булмады алар янына кырдагыларны ашату өчен махсус машина да килеп кушылды.
Бер-бер артлы тезелеп килүче кыр корабларын әбәдкә берьюлы туктатсаң, икмәк ташучыларның “простой” вакыты озыная дип, уракчыларны чиратлап ашатырга булды җитәкчелек. Аяз көннең һәр минуты исәптә шул. Җитмәсә соңгы көннәрдәге яңгырлар аркасында басуда чык та иртә төшә, соң кибә. Җитәкчелек чыбыркылап эшләтә дигән фикер тумасын тагын. Комбайнчылар үзләре дә алтындай вакытны кулдан ычкындырырга теләми, мөмкин кадәр күбрәк суктыру өчен тырышалар. Ни дисәң дә, кызыксындыру да әйбәт бит.
– Уракта катнашучыларга хезмәт хакы икеләтә диярлек югары булачак. Якын-тирәдә андый расценкалар юк. Елдагыча, премияләр дә каралган. Иң күп суктыручыларның премия өлеше генә дә 100 мең сумга җыелырга мөмкин, – ди “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры урынбасары Фәрхәт Шәмсиев.
Хуҗалык соңгы берничә елда ашлык комбайннарын ярыйсы гына яңартты. Унөч комбайнның җидесе өч-дүрт кенә сезон эшләгән. Егерменче сезон эшләүче дүрт “Кейс” белән бергә югары җитештерүчән сигез “Акрос” һәм бер “Нью-Холланд” комбайны катнаша уракта. Аларның хәрәкәтенә җитәкче һәм белгечләр генә түгел, ГЛОНАСС спутник системасы аша да контроль булдырылган. Икмәк суктыручы комбайннарга сәгатенә 3,5 км тизлек белән йөрергә дигән таләп куелган. 
– Уракка әзерлек белән чыктык. Җитештерүчән эшләү өчен мөмкинлекләр дә тудырылган. Югалтуларга юл куймыйча эшләргә дә эшләргә. Бу басуда игеннәрнең ауган урыннары да бар. Андый участокларда ургыч мотовиласын аскарак төшергәндә, “чөй” калмый, – ди тәҗрибәле комбайнчы Фәнис Минһаҗев.
Уракка яшьләр белән бергә өлкәннәр дә чыккан. Хезмәт юлын “Сельхозтехника” системасында эшләп үткәргән Илгиз Дәүләтов, лаеклы ялда булуына карамастан, җитәкчелекнең үтенечен аяк астына салмаган. Тәҗрибәле мастер-көйләүче техник ярдәм күрсәтү машинасы белән комбайннар яныннан китми дә. Бүгенгене элекке еллардагы белән чагыштырып болай ди ул:
– Совет чорында бер басуда бу кадәр техниканы артта калучы хуҗалыкка район белән ярдәмгә баргач кына күрә идек. Ә хәзер бер хуҗалык шулкадәр техника белән эшли. Исең китәрлек!
Көздән пар җиренә чәчелгән “Башкирская-10” сортлы көзге бодайдан 46,7 центнер уңыш ала исламовлылар. Беренче репродукцияле орлык чәчүнең, минераль ашламаны гектарына 150 кг исәбеннән сошниклы чәчкечләр белән турыдан-туры тамырга кертүнең дә уңышка йогынтысы зур булган. 4360 гектар мәйданда үстерелгән сабан бодаеннан да мул уңыш көтәләр. Быел бөртеклеләрнең тулай җыемы 14 мең тонна булыр дип көтелә. Ындыр табагына ашлык күпләп кайта башласа, узган елдагыча, аны җиңсәләргә тутырырга планлаштыралар. Чистартылган, киптерү агрегаты аша чыгарылган ашлыкны амбарларга салалар.
– Кредитлар алган юк. Шуңа күрә бодайны ашыгып сатмыйбыз. Узган елдагы кебек икмәккә бәяләр күтәрелгәч кенә реализацияләргә уйлыйбыз, – ди “Исламов” КФХ җитәкчесе, “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев