Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике райондашыбызга талпан кадалган

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә соңгы өч көндә 87 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.

Аларның күбесе йөрәк-кан тамырлары авыруы белән. Үпкә ялкынсынуы белән интегүчеләр саны кимеп, астма белән авыручылар саны кисәк артуы мәгълүм. Ике райондашыбызга талпан кадалган. Ун райондашыбызны дәвалану өчен район хастаханәсенә салганнар. “Көннәр җылыта башлау белән табигатьтә талпаннар уяна. Шушы чорда талпан кадалып килүчеләр  саны арта. Талпан энцефалиты – үзәк нерв системасын зарарлаучы авыру. Авыру кисәк башлана, температура 39-40 градуска кадәр күтәрелә, күз алмалары, мускуллар сызлый, тамак кызара, йотканда борчый. Авыру эзсез дә узарга мөмкин. Күпчелек очракта бу авыру мускуллар параличына, инвалидлылыкка китерергә, хәтта үлем белән тәмамланырга да мөмкин. Урманнарда сак йөрегез!” – дип кисәтә табиблар.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама