Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике җиңелүдән соң "Ак Барс" командасы ышанычлы җиңү яулады

Казан хоккейчылары үз бозында Минскиның "Динамо" командасын отты.

("Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Минскиның "Динамо" командасын отты.

"Татнефть Арена" боз сараенда узган матч хуҗаларының зур өстенлеге белән узды һәм алар файдасына 3:1 исәбе белән төгәлләнде. Шулай итеп, соңгы ике җиңелүдән соң "Ак Барс" командасы ышанычлы җиңүен бәйрәм итте.

Быелгы сезондагы очрашуны исәпкә алмаганда, "Ак Барс" хоккейчылары Минск командасына каршы ышанычлы уйный. КХЛ тарихында көндәшләрнең моңа кадәр 18 мәртәбә очрашканы булган: өстенлек Казан командасы ягында - 13 җиңү. Бары тик соңгы очрашуда - 13 ноябрьдә Минскида узган уен гына Казан хоккейчыларының кәефен кыргандыр. Әлеге уен боз хуҗаларының ышанычлы җиңүе белән төгәлләнгән иде - 4:1.

Ә бүген "Ак Барс" командасы чын мәгънәсендә үч кайтарды. Аеруча һөҗүмчеләрнең беренче өчлеге җиңүгә зур өлеш кертте - беренче периодта Иржи Секач белән Станислав Галиев уңышка ирешсә, икенче периодта чират Антон Ландерга да җитте - 3:0.

Өченче периодта кунаклар күплектә уйнаудан файдаланып, исәп аермасын кыскартудан артыгын эшли алмады.

6 декабрь дә Казан бозында ике конференция лидерлары очраша - "Ак Барс" Санкт-Петербургның СКА командасы белән уйный.

КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" (Казан) - "Динамо" (Минск) - 3:0 (2:0, 1:0, 0:1).

1:0 Секач (Галиев, 01:05)
2:0 Галиев (Лямкин, Секач, 18:11)
3:0 Ландер (Галиев, Секач, 36:31)
3:1 Кулаков (Лисовец, Шарангович, 54:00, күплектә).

Капкачылар: Гарипов - Энрот.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев