Мөслим-информ

Ике дөньяда да бәхетле булыйк!

Галәмнәрнең хуҗасы – Аллаһы Тәгалә, Үзенең хикмәте һәм чик¬сез гыйлеме белән, якты дөньяда яшәүче барча җан ияләре арасыннан иң өстен зат итеп, кешене билгеләде. Кеше – дөнья тормышын алып баручы буларак сайланды.

Ә калган җан ияләре исә – хайваннар да, кошлар да, бөҗәкләр дә – шул кешегә хезмәт итәр өчен бар кылындылар. Хәтта Үзенең бөтен әмерләрен бер карышусыз үти торган гөнаһсыз фәрештәләргә кара­ганда да, Раббыбыз Аллаһ адәм ба­ласын өстенрәк итте. Ул гына да түгел, атабыз Адәмне бар иткәч, фәрештәләргә аның каршында сәҗдә кылырга боерды. Ни сәбәптән кешегә шундый дәрәҗә бирелде соң? Нәрсә белән ул башкалардан өстен булды? Әлеге сорауга җавапны табар өчен, изге Коръәндә тасвирланган бер ва­кыйгага тукталыйк.

Җир йөзендә кешеләргә кадәр дә җан ияләре яшәделәр. Бер көнне, Аллаһ фәрештәләренә кеше дигән затны бар итәчәген хәбәр иткәч, фәрештәләр сөенергә ашыкмадылар. Бу хәл Коръәндә шулай тасвирлана: “Раббың фәрештәләренә хәбәр бирде: Мин җир байлыкларын мирас итәчәк кеше дигән затны бар итәчәкмен, диде. Фәрештәләр: “Җир өстендә бозыклык кылып, кан ко­ючы затны булдырырсың мыни? Без бит, Сиңа тәсбих әйтеп, Сине зурлап торабыз”, – диделәр” (“Бәкара”, 30 аять).

Шунысы гаҗәп: фәрештәләр кеше дигән заттан нәрсә көтәсен белделәр, аны: “Җир өстендә бозыклык кы­лып, кан түгүче”, – диделәр. Кызганыч, фәрештәләрнең фаразында хаклык бу­луын тарих күрсәтте. Җир анабызның кешеләргә хәтле ул кадәр кан эчкәне бул­мады. Узган гасыр сугышларының кор­баннарын гына алсак та, аларның саны 100 миллионнан артып китте.

Бу яктан караганда, әлбәттә, гөнаһсыз фәрештәләрнең сүзләрендә хаклык һәм алар – кешедән өстен затлар. Әмма, ке­шене бар итүче Аллаһ анда фәрештәләр белмәгән, аларда булмаган затлы сыйфатның булуын белде һәм: “Мин сез белмәгәнне беләм”, – дип җавап кай­тарды. Шуннан соң Ул атабыз Адәмгә мәгърифәт ишекләрен ачты: “Аллаһ Адәмгә дөньядагы бар әйберләрнең атама-исемнәрен өйрәтте, ул нәрсәләрне фәрештәләренә күрсәтте һәм: “Әгәр хак ияләре булсагыз, аларның исемнәрен Миңа атап күрсәтегез”, – диде (31 аять).

Әгәр үзегезне Адәмнән өстен дип уйласагыз, сез дә әлеге исемнәрне атап чыгыгыз! Фәрештәләр сүзсез калдылар һәм хаталарын аңлап, акланырга ты­рыштылар: “Син бар кимчелектән пакь. Син безгә өйрәткәннән башканы бел­мибез. Син Белүче һәм Хикмәт иясе” (32 аять).

Шулай итеп, Адәм дигән затны җир һәм күкләрдә дәрәҗәле иткән иң зур сый­фат – мәгърифәт-белем булды. Шуңа күрә, ислам күзлегеннән караганда, җир йөзенә тәүге мәртәбә аяк баскан кешеләр нинди­дер надан, томана булмадылар, киресенчә, алар кешелекнең камиллеге булды­лар. Мәгърифәт – адәмнәргә Аллаһ тара­фыннан бирелгән нигъмәт, Раббыбыз ул нигъмәтне сакларга, аны камилләштерү, арттыру өстендә эшләргә боерды. Иман иясе бишектән алып, ләхеткә кадәр энә белән кое казырга тиеш. Нәкъ менә шушы нигъмәт сәбәпле, адәмнәр Аллаһының башка мәхлукларыннан өстен, мәртәбәле булдылар.

Адәмнәрдә күп кенә яхшы сыйфат­лар булырга мөмкин, әмма гыйлем аны башкалардан аерып торучы хосусият-үзенчәлек булып тора. Бөтен тормышын халкыбызның мәгърифәтен үстерүгә ба­гышлаган Риза Фәхретдин хәзрәтләре моннан 100 ел элек язган “Шәкертлек әдәбе” китабын шушы юллар белән баш­лый: “Гыйлем – дөньяда һәм ахыйрәттә үзеңә файдасы яки зарары булачак нәрсәләрне белүдер. Гыйлем – инсаннар­га хас булган бер сыйфат.

Гыйлемнән башка сыйфатлар, мәсәлән, батырлык (баһадирлык), юмартлылык, шәфкать итүчелек кебекләр кайбер вакытта хайваннарда да табыла”. Әмма мәгърифәт, белем бары кешедә генә була. Динебездә гыйлем алуга бик зур әһәмият бирелгән. Коръән Кәримнең иң беренче иңгән аятендә Раббыбыз безне: “Бөтен нәрсәне барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!” – дип, белем алырга чакырды. Газиз кардәшләрем, пәйгамбәребезнең бер хәдисендә китерелгән гыйлем алуның 5 фазыйләтен исегезгә төшерәсем килә.

1. “Кем барган юлында гыйлемгә таяна, Аллаһ аңа җәннәткә юлын җиңеләйтә”. Тормышында гыйлемгә таянган адашмас, беркайчан да ут юлына китмәс. Кешегә нәрсә бәхет китергәнен, нәрсә хәсрәт китергәнен яхшы белер. Гыйлемсез мөселман төнлә белән машинасының утын сүндереп кайтучы кебек, юлның юнәлешен дә, чокыр һәм борылмаларны да күрми. Шуңа күрә дә, гыйлемне – яктыртучы нур, дигәннәр. Риза хәзрәтләре: “Гыйлем – дөнья сукырлыгыннан, ахыйрәт газабыннан коткаручы нурдыр”, – диде.

2. “Фәрештәләр гыйлем эстәүченең юлына канатларын җәяләр”. Гыйлеме сәбәпле Адәм фәрештәләрдән өстен булды, аңа баш иделәр. Дөнья беткәнче хак гыйлем юлыннан барган адәмнәрнең аяк асларында келәм булып, фәрештәләрнең канатлары ятачак. Нинди хөрмәт һәм дәрәҗә, гыйлем эстәүчеләргә! Әгәр Габдуллаһ ибн Мәсгуть гыйлем эстәүчеләрне күрсә: “Рәхим итегез, хикмәт чишмәләре. Караңгылык шәмнәре. Иске кием, яңа күңел ияләре. Милләт чәчкәләре”, – дип әйтә торган булган.

3. “Күкләрдә һәм җирдә яшәүчеләр, хәтта суда булган балыклар да гыйлем иясе өчен Аллаһыдан кичерү сорыйлар”. Раббыбызның гыйлем эзләүчеләргә булган тагын бер бүләге – алар өчен бар җан ияләре дә изге дога кылалар. Хайваннар, кошлар, кечкенә хәшәрәт һәм кырмыскалар, суда яшәүче балыкларга кадәр: “Йә, Раббым, гыйлем иясенең гөнаһларын кичерсәң иде”, – дип дога кылалар.

4. “Галимнең гади кеше каршындагы өстенлеге, тулы айның башка йолдызлар каршында булган өстенлеге кебек”. Күк йөзенең зиннәте – андагы йолдызлар һәм ай. Әлбәттә, ай безгә йолдызлардан күпкә якынрак һәм аның яктысы җиргә күбрәк нур сибә. Шуның кебек галимнең дә кешелеккә булган нуры башкалардан күбрәк ирешә.

5. “Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары, пәйгамбәрләр үзләреннән соң алтын һәм көмеш калдырмадылар, бәлки мирас итеп, гыйлем калдырдылар. Кем ул мираска ирешсә, ул бөек өлешкә ирешә”. Җир йөзендә күп мөлкәт ияләре яшәделәр, зиннәтле сарайлар, биек каланчалар күтәрделәр. Әмма, беренчедән: барысы да теге дөньяга буш кул белән киттеләр, икенчедән: күпләренең калган малларын яки үз балалары таратып бетерделәр, яки яңа килгән патшалар талап алдылар.

Пәйгамбәрләр калдырган бердән-бер мирас гыйлем-мәгърифәт булды. Ул мирасны теләгән һәркем кабул итә алды, ул барысына да җитте. Өммәтнең галимнәре кыйммәтле мирасны түкми-чәчми киләсе буыннарга тапшырдылар, ул мирас яшәгән саен югалмады, киресенчә, артып торды. Чыра яктысы астында гыйлем алган, гыйлем тараткан остазларның мирасы, инкыйлабны гына түгел, 80 еллык дәхрилек чорын да үткәрде. Бүген дә мәдрәсәгә килгән шәкертнең беренче булып кулына Максуди хәзрәтнең “Мөгаллим сәни” китабын тоттырабыз. Риза хәзрәтнең китапларына нигезләнеп, күпме имамнар мәчетләрдә вәгазьләр сөйлиләр. Бакча һәм мәктәпләрдә мөгаллимәләребез, Риза хәзрәт калдырган мирастан файдаланып, тәрбия эшләрен алып баралар. Хәзрәтнең күпме хезмәтләре әле дә архивларда том-том кулъязма рәвешендә үз варисларын көтеп ята. Риза хәзрәтләре: “Галимнәр кабердә ятсалар да – тереләрдер, наданнар җир өстендә йөрсәләр дәүлекләр”, – дигән.

Без бәлки Мәрҗәни, Баруди, Фәхретдиннәр кебек олуг дәрәҗәләргә ирешә алмабыз. Ләкин гыйлем алуның кадерен белергә тиешлебез. Дөрес итеп өй салырга теләсәң дә, исән-имин машинада йөрисең килсә дә, тиешле кагыйдәләрне белү зарур. Матур гаиләдә яшим дисәң, ир һәм хатын хакларын, ата-ана бурычларын белү кирәк. Мәртәбәле урыннарда хезмәт куярга теләсәң, дөньяви гыйлем алу шарт. Аллаһ Раббыбызның ризалыгына ирешеп, ике дөньяда да бәхетле булырга теләсәң, әлбәттә, Бөек Хуҗабыз, Аның безгә иңдергән китабы – Изге Коръән, динебез ислам, пәйгамбәребез Мөхәммәд турындагы гыйлемнәрне дә үзләштерү мөһим.

Юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән килеш руль артына утырсаң, тиз арада һәлакәткә ирешәчәксең. Табиблык белеменә ия булмыйча торып, кемгәдер операция ясарга керешсәң, аның гомере өзелүгә сәбәп булуың бар. Аллаһ Раббыбызның әмер-тыюларын өйрәнүгә сансыз карасаң, мәңгелек тәмуг утына төшеп китүең дә ихтимал. Аллаһ Үзе сакласын!

Аллаһ – безнең бөек Тәрбиячебез. Без бәхетле булсын өчен, Ул безгә Үзенең кагыйдәләрен өйрәтте, аларны изге Коръән рәвешендә җиргә иңдерде. Аның пәйгамбәре шул кагыйдәләрне безгә өйрәтеп калдырды. Безнең бурыч – шул кагыйдәләрне өйрәнеп, тормышыбызда кулланып яшәү. Шулай эшләгәндә, без ике дөньяда да бәхетле булачакбыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: