Мөслим-информ

Ике адым җитмәгән... Гарасат нәтиҗәсендә һәлак булган Мөслим кызы Лилия турында

35 яше дә туларга өлгермәгән райондашыбыз Лилия Нуриеваның үлеме мөслимлеләрне генә түгел, бөтен республиканы тетрәндерде. 30 май көнне Мөслимдә гарасат узды. Көчле җил мизгел эчендә Кооператив һәм Фәиз Рәшитов урамнары чатында урнашкан “Находка” (“Табыш”) кибетенең түбәсен җиргә алып атты. Түбә астында калып, авыр тән җәрәхәтләре алган кибет сатучысы, 1983 елгы Мөслим кызы хастаханәдә вафат булды. 

 “Саубуллашуы булгандыр...”
 – 30 май иртәсе әллә ничек ыгы-зыгылы гына башланып китте. Балалар бакчасына барып җиткәч кенә, Лилия, телефондагы смс-хәбәрне укып, кечкенә малайга ак күлмәк белән чалбар алып килергә кирәк булганын әйтте. Баланы калдырып, Катмышка кайтып киттек. Лилия тиз генә өйдән чалбарны алып чыкты да бакчага кузгалдык. Инде барып җитәбез дигәндә, Лилия әкрен генә: “И-и Айрат, чалбарның каешын алмаганмын бит, чалбары төшеп интектерер инде”, – ди. Тагын борылдым авылга таба. Әзрәк кенә шелтәләп тә алдым үзен. Гомергә болай җыйнаксыз булганы юк иде, яшәгән йортыбызга кабат-кабат кайтып, саубуллашуы булгандыр, мөгаен, – дип сөйли Айрат. –Гадәттәгечә, елмаеп: “Пока!” – диде дә эшенә кереп китте. Борылып кулын болгады... 
Бер-берсен өзелеп сөйгән, бер караштан аңлашып, бер-берсе өчен җанын бүлеп бирергә әзер ике йөрәк өчен бергә узган соңгы минутлар була бу. 

“Күз генә тиде...”
– “Ул көнне төнге сменага эшкә килгән идем, – ди Лилиянең хастаханәдә эшләүче каенанасы Гөлфия апа. – Кичке биш тулып 15 минут иде, улым Айрат шалтырата. Йөрәк өзгеч тавыш белән: “Әнииии, тизрәк “Находка” янына килеп җит! Лилия үлә бит, әни!”, – дип кычкырды. Үз-үземне белештермичә, өстәге халат белән чыгып йөгердем. Тышта бертуктаусыз җилли-җилли яңгыр ява. Урамнан каршыма кычкырта-кычкырта ашыгыч ярдәм машинасы килә. “И-и, балакаем, минем Лилиямдер бу”, – дип, кире борылып, машина артыннан йөгердем. Ашыгыч ярдәм машинасы  беркайчан да шулкадәр сиренасын кычкыртып кайтмый иде бит, дип уйлыйм үзем. Исән булса гына ярар идее, дип теләп, чабам урамнан. Ашыгыч ярдәм машинасы хастаханә янына килеп туктады. Шофер Расил ишекне ачып җибәрде, Лилиябез бөгәрләнеп ята. “Алтыным, ни булды?”– дип елыйм да елыйм. Өстенә түбә ишелеп төшкәнен белмәгән идем бит әле. Сау-сәламәт баланы бу хәлгә кем китергән, дип өзгәләнәм. Ул арада Лилияне носилкаларда ашыгыч ярдәм бүлегенә алып кереп киттеләр. Балакай яшькелт-кара кан коскан. 
Шәфкать туташы Гөлүсә: “Кан басымы юк, ноль” – диде. Хастаханәнең барлык табиблары җыелды. Ашыгыч төстә операция ясарга дип, Лилиябезне өченче катка алып менеп киттеләр. “Исән генә бул, кызым!” – дип кычкырып калдым артларыннан.
Ләкин Гөлфия апаның теләкләре кабул булмый. Өченче каттан рентген төшерергә дип алып төшеп, носилкада этеп барганда, рентген кабинетына барып җитәрәк гомере өзелә Лилиянең. Табиблар Лилиянең бер генә тотарлык җире дә булмавын, аяк-кулларының сынып бетүен, умыртка сөягенең чәрдәкләнүен, гомумән, хастаханәгә китергәндә үк яшәр өчен бер генә өмет чаткысы да булмавын билгеләп үтте. “Бик матур парлар иде, күз генә тиде балаларга. Базга варенье алырга да парлап төшәрләр иде. Гел бергә булдылар. Айрат Лилия дип, Лилиябез Айрат дип яшәде...” – ди Гөлфия апа.

“Оныкларым – кызым төсе”
– Кияү ерак юлда йөри, Яр Чаллы шәһәренең бер оешмасында зур йөк машинасында эшли. Өйдә чакта, һәрвакыт балаларны алып, Лилияне эштән каршыларга бергә баралар иде. Ул көнне кичке биш туларак Айрат безгә килеп керде, өстәл артына ашарга гына утырган идек. Оныкларга: “Бездә калыгыз, әтиегез әниегезне ала да хәзер килә. Салат ясарбыз бергәләп”, – дидем. Алар исә: “Без дә барабыз әнине алырга!” – дип, әтиләренә ияреп киттеләр. Кайгылы хәбәрне ишеткәч, акылдан язам дип торам. “Находка” түбәсен җил алып атты, Лилия аның астында басылып калды” – дип шалтыраткач, киленем Гөлназ чыгып йөгерде. Соңыннан киявем шалтыратты: “Әби, Лилия бетте, коткарып калып булмады...”, – диде. Оныкларым Артур белән Айзат – кызымның төсе. Ходай гомерләрен генә бирсен берүк! Бер генә көн дә шалтыратып сөйләшмичә, хәл белмичә калган көне юк иде кызымның. Җанны биләп алган бушлык шулкадәр салкын икән. Балаңны җир куенына салып куюдан да авыр хәсрәт юк әни кешегә, – ди Энҗүдә апа.

“Бигрәк инсафлы иде...”
Лилиянең үлгәненә ышанмыйча, “Җылы бит ул, үлмәгән әле ул!” – дия-дия, битләрен, кулларын үбеп елый да елый Айгөл. Иренең бертуган сеңлесе белән якын дуслар була Лилия. Гомумән, иренең туганнары гына түгел, күрше-күлән, якыннары, дуслары да бик хөрмәт итә һәм ярата үзен. Яратмаслык та түгел шул Лилияне! Чиста һәм пөхтә, тырыш, сабыр, эшчән, бер генә минут та тик тора белмәгән, бик ярдәмчел һәм ышанычлы, сер сыярдай дус иде, диләр аның турында. Каенанасының бертуганы Әлфия апа Антонова да, әлеге хәбәрне ишетеп, Арчадан кайткан. 
– Шулкадәр кунакчыл булса да булыр икән кеше. Хәзерге яшьләр кебек иренеп тормады, эштән курыкмады. Өстәл тутырып ризыгын пешерер, камыр эшләнмәләре ясар иде. Лилиябезне күмеп кайткач, ул пешергән өчпочмаклар белән чәй эчтек. Аның җан җылысы кергән ризыклар шулкадәр тәмле. Бу кадәр дә мәрхәмәтле, кешеләргә ихтирамлы, инсафлы бала үстергәне өчен әнисенә рәхмәт, – ди Әлфия апа.

“Кызыбыз кебек булды...”
 – Мунчасын якса, мунча керергә дип, тәмле әйбер пешерсә, кунакка дип чакырыр иде Лилия. Безнең өчен зур югалту, олы кайгы бу. Үзе дә “әти-әни” дип өзелеп торгач, без дә “кызым” дип эндәштек. Үз кызыбыздай якын булды. Үлгәненә ышанасы да килми, – ди каенатасы Фазаил абый, күз яшьләрен сөртеп. 
Оныклары Артур белән Айзат – әби-бабаларының бер юанычы хәзер. Олысына тиздән 12 яшь тула, Айзатка әле 6 гына яшь. Беренче сыйныфка укырга барырга тиешле малай башына төшкән хәсрәтнең ни дәрәҗәдә икәнен әле аңлап бетерми. Балаларга әниләренең үлемен укытучылары һәм мәктәпнең психологы ипләп кенә җиткерде. Кечкенәсе әледән-әле елап ала. Олысы күз яшьләрен күрсәтмәскә тели, ләкин аның да күңеле китек. Ходай шулкадәрле сынаулар нигә бирде икән, дип өзгәләнә Фазаил абый. 


Ике адым җитмәгән...
Барысы да балаларның күз алдында була. Кибет ишек төбенә үк килеп туктаган машинада көтәләр алар әниләрен. Малайлар, әтиләреннән акча сорап, тиз генә кибеттән чипсы белән сок алып чыгалар. Йөгереп чыгып, машинага кереп утыралар. Әтиләре: “Әниегез чыгамы әле?”– ди. Малайлар: “Әйе!”– дип җавап бирә. Шул арада кибет ишегеннән, елмаеп, Лилия чыга. Машина эчендәге Айзат: “Әнә, әни чыга!”– ди. Лилия якыннарына кул болгый. Шул мизгел эчендә кибетнең түбәсе кубарылып төшеп, 450 квадрат метр мәйданлы түбә Лилияне җиргә сылап куя. Машинага барып җитәргә нибары ике адым җитми аңа. Унынчы модель “Жигули”ның алгы тәрәзәсенә, гөрселдәп, түбәнең бер өлеше килеп төшә. Янәшәдә биек чит ил машинасы булу гына әти белән балаларны үлемнән саклап кала. Түбә башта шул чит ил машинасына төшә, аннары Айратның машинасына. Куркудан куырылып калган балаларны Айрат: “Йөгерегез, тизрәк!”– дип, юлның икенче ягына куа. “Куркыныч итеп, чытырдый-чытырдый төште ул түбә конструкциясе. Түбә килеп төшкәч, Лилияне эзләп аһ иттек. Авыр калайлар астыннан эзләп алып, кулларыма башын салдым, ыңгыраша иде... Елмаеп чыккан Лилиям мизгел эчендә юкка чыкты”, – дип, күз яшьләрен сөртә Айрат.
Лилия үләсе көнне каенанасы төш күргән. “Күршедәге үлгән ир өй ишеген каерып ачты да түргә, өстәл башына кереп утырды. “Нишлисен”, – дим моңа. Эндәшми... Шуннан соң җилтерәтеп ишектән чыгарып җибәрдем. Уянып киттем, төнге өчләр иде. Улым әтисе белән балыкта иде. “И, берүк исән генә булсыннар”, дип уйладым”, – дип искә ала Гөлфия апа. Төшкә мәет керү яхшыга түгел шул...

Күрәчәктер...
Кибеттә эш сәгате иртәнге сигездән кичке тугызга кадәр булгач, Лилия эштән китәргә карар кыла. Ике баланы да карыйсы, кечкенәсе дә быел мәктәпкә керә, дип уйлый ул. Ләкин кибет хуҗалары, Лилия кебек намуслы, тырыш сатучы бүтән таба алмыйбыз, эш сәгатеңне көйләрбез, бишкә кадәр генә эшләрсең, дип, аны кире ризалаттыралар. Лилия ике атна ял ала. Отпусктан чыгып, өченче көнен генә эшләгәндә менә шушындый фаҗигага тарый ул. Алдагы атнада тормыш иптәше белән шәһәргә барып, Сабантуйга матур күлмәкләр алып кайталар. Ул күлмәкләрне киеп, бәйрәмгә чыгарга язмаган шул Лилиягә.
Карап туймаслык матур, акыллы аларның балалары да. “Әни нигә соңрак чыкмады икән? Без аның баскычтан төшеп килгәнен күрдек, аннан ул юкка чыкты. Бик яратабыз әнине, бер генә күрәсе иде...” – ди сабыйлар. Лилияне алырга барыр алдыннан Айрат күп итеп балык кыздыра. Сәгать биш тулып килгәнен күргәч, кайткач, бергәләп кыздырып бетерербез әле, дип, юлга кузгала. Ул көнне соңарасы калган икән, – ди Айрат. 
17 сәгать 6 минут... Айратның телефонына кибеттән товар алган өчен карта белән түләү турында смс-хәбәр килә. “Әһә, әйберләр алып, Лилиям чыга икән”, – дип уйлый ул. Машинада әниләрен көткән балаларны, тормыш иптәшеннән башка яшәүне күз алдына китермәгән ирне, гомерлек газапларга салып, күз ачып йомган арада гарасат куба, һәм ул Лилияне мәңгелеккә алып китә. 
Лилиянең якыннарына сабырлык телибез.
Лилия Шәймиева.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: