Мөслим-информ

Ихатада чүп яндырган өчен - 3 мең штраф

Бу көннәрдә район күзәтчелек бүлеге белгечләре район үзәге урамнары буенча рейдлар оештыра. Рейд барышында ишегалдында чүп яисә башка көнкүреш калдыгын яндырган гражданнар җаваплылыкка тартыла.

Куркынычсызлык таләпләре буенча нинди дә булса төзлеш белән чүп яндырган урын арасында 50 метр булырга тиеш. Район үзәгенең күпчелек ихаталары бу таләпкә җавап бирми. Димәк, ихатасында чүп яккан кешеләргә 2-3 мең сум күләмендә штраф салынырга тиеш. Рейд нәтиҗәсендә 3 райондашыбыз җаваплылыкка тартылган инде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: