Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибарлы булыгыз!

Көзге-кышкы чорда янгын очраклары арта. Моны булдырмас өчен янгынга каршы режим таләпләрен төгәл үтәргә кирәк.

Электр челтәренә бары тик төзек җиһазларны гына кушыгыз. Алар янмый торган аслыкка урнашкан булырга тиеш. Электрга кушылган җиһазлар янучан һәм агач конструкцияләргә якын тормасын. Өйдән чыгып киткәндә барлык электр җиһазларын да (суыткычтан кала) электрдан аерыгыз. Кулдан ясалган озынайткычлар файдаланмагыз. Электр челтәренә берьюлы берничә көчле электр җиһазы кушмагыз.Стандарт булмаган кулдан ясалган предохранительләрне куллану зур куркыныч тудыра. Кыска ялганыштан, артык көчәнештән бары тик заводта җитештерелгән предохранительләр генә саклый. Электр үткәргечләрне монтажлауны бары тик белгечләр генә башкарырга тиеш.

Газның һәрвакыт шартлау куркынычы барлыгын исегездә тотыгыз. Фатирда газ исе килгән очракта электр кушарга, шырпы яндырырга, тәмәке тартырга, ачык ут файдаланырга ярамый. Бинаны җилләтеп, авария хезмәтен чакырырга кирәк. Газ горелкасын кушар алдыннан башта шырпы яндырырга, аннан соң горелканың кранын ачарга кирәк.

Эшләп торучы газ җиһазларын караучысыз калдырмагыз. Газ плитәсе өстендә кер киптерергә ярамый. Газ баллоннарын бинага алып керү тыела. Җылыда баллон эчендәге матдә киңәя һәм шартлау булырга мөмкин.

Тәмәке тартканда саклык чараларын саклау мөһим. Электр җиһазлары, газ плитәсе эшләп торганда бинада балаларның үзләрен генә калдырмагыз. Балаларның шырпы белән уйнавы да аяныч нәтиҗәләргә китерә.

Янгын очрагына каралган эвакуация юлларын, чардак, подвалларны тәртиптә тотыгыз.

Янгын очрагында янгын-коткару частенә стационар телефоннан –  01 яисә кәрәзле телефоннан 101 номеры аша кичекмәстән хәбәр итегез.

Ренат Идиятуллин,

Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев