Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибарлы булыгыз!

Көнкүреш газ җиһазы – техник яктан катлаулы җиһаз. Аларны кайтарып яисә алыштырып булмый.

– Бер ай элек фатирыма –берничә яшь кеше килеп керде. Алар үзләрен Әлмәт шәһәрендәге махсус газ хезмәтеннән дип таныштырдылар, әмма бернинди документ та күрсәтмәделәр. Алар мине газ сигнализаторы куярга үгетләде. Сигнализаторның бик тә кирәк булуын, газ җиһазларына хезмәт күрсәткән өчен күпмедер вакыт түләргә кирәк булмаячагын да искәрттеләр. Пенсионер булгач, газ сигнализаторын ташламалы бәядән сатачакларын да әйттеләр. Соңыннан белгәнемчә, әлеге кешеләрнең газ хезмәтенә бернинди катнашы да булмаган. Мине һәм минем кебек тиз ышанучан берничә өлкән кешене “төп башы”на утыртканнар. Ярый әле газ сигнализаторын шәхси эшмәкәрдән сатып алганнар. Мин товарны кире кайтара аламмы? – дип сорый бер кулланучы. 
“Кызганыч, әмма сезгә товарны мәҗбүри сатканнарын берничек тә исбатлап булмый. Судлар сезнең сату-алу килешүен төзергә теләвегездән чыгып эш итәчәк, бу килешүдәге имзагыз белән раслана. Көнкүреш газ җиһазы – техник яктан катлаулы җиһаз. Аларны кайтарып яисә алыштырып булмый. Сүз белән бирелгән мәгълүматка килгәндә, аны да исбат итеп булмый. Сатучылар үз сүзләреннән баш тартырга мөмкин. Сатып алынган товарның кимчелеге, төзексезлеге булса, аны сатучыга кире кайтарып бирү өчен дәгъва язарга кирәк. Ул язма рәвештә төзелә һәм сатучыга тапшырыла. Мондый дәгъваны товар җитештерүчегә дә җибәрергә була. Дәгъвада дефектны күрсәтергә, шулай ук таләпләреңне куярга кирәк, мәсәлән, төзек булмаган товар өчен акчаны кире кайтару, товарны төзегенә алыштыру, ремонтлау. 
Газеталарда күпме язуга, телевизордан күпме күрсәтүгә карамастан, өйгә килеп сатучылардан төрле товарлар алып алданучылар һаман бар әле. Һәм аларның саны кимеми диярлек. Бу кармакка өлкән яшьтәгеләр аеруча еш эләгә. Игътибарлы булыгыз! Товарларны бары тик махсус сәүдә нокталарыннан гына алыгыз!” – ди ТР Дәүләт инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Елизавета Низамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев