Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа бәйге: "Узган гасыр солдаты"

9 май - Җиңү көне уңаеннан Мөслим матбугат үзәге яңа фотоконкурс игълан итә: "Узган гасыр солдаты". Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге бәйгегә сез узган гасырларда хезмәт иткән, армиядә булган якыннарыгызның фотоларын юллый аласыз. Күрик әле үзләрен!

Узган гасыр солдатлары ничек киенде, нинди кыяфәттә булды икән? Әтиләрегез, абыйларыгыз, бабаларыгызның фотоларын барлагыз да иң матурларын электрон адресыбызга (muslumirc.ru) җибәрегез. Иң мөһиме - тавыш бирүдә катнашырга онытмагыз!

Конкурска фотоларны 10 майга кадәр кабул итәбез. Аннан тавыш бирү башлана. Алдан ук кисәтеп куябыз: тавыш бирүдә гадел катнашмаган, ялган юллар белән тавыш җыйган конкурсантларны бәйгедән төшереп калдырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев