Мөслим-информ

Игътибар! Мөслимдә су булмый!

Мөслим инженерлык челтәрләреннән хәбәр итәләр: район үзәгенең кайбер урамнарында бүген төнлә белән су булмаячак. Сәбәбе - линияләрдә ремонт эшләре бара. Урамнар исемлеге: Первая, Вторая, Третья, Б. Вәлиев, Маннанов, аэропорт микрорайоны.

Су бирү 20 февраль көнне 21.00 сәгатьтә туктатылачак. Икенче көнне, ягъни 21 февральдә иртәнге 6.00 сәгатьтә су кире ялганачак. Алдан су запасы туплап калырга киңәш ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: