Игътибар, Мөслимдә гражданнар оборонасы укулары узачак!
9-11 октябрь көннәрендә Мөслим районы территориясендә гражданнар оборонасы буенча команда штаб өйрәнүләре үтәчәк. Өйрәнүләр вакытында урамда, радио аша, мәчетләрдә һәм башка төрле мәгълүмат җиһазлары аша "Барыгызның да игътибарына!", "Һава тревогасы", "Һава тревогасы тәмамланды", "Радиация куркынычы", "Химик тревога" кебек сигналлар ишетелергә мөмкин.
Райондашларыбызның куркып калмавын, тыныч булуларын сорыйбыз. Хөрмәтле райондашлар! Мондый мөраҗәгатьләр һәм сигналларны тыныч кабул итүегез сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев