Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар, мошенниклар! Мөслимдә берәүне 30 меңгә алдаганнар

Кеше кулы белән күмер тотучылар әйләнә-тирәбездә аз түгел. Башкалар хисабына баерга теләүчеләр, җиңел юл белән акча-мөлкәт юнәтүчеләр үз корбаннарын сагалап кына йөри. Актаныш районы егете дә Мөслимнең кешеләргә бик тә ышанучан ике кешесен кәкре каенга терәтеп калдырган.

Алдан уйлаган план буенча ул бер райондашыбызга машина йөртү таныклыгын алып бирәчәге турында әйтә. Тик моның өчен 30 мең сум күләмендә акча кирәк булачагын искәртә. Исерек килеш руль белән идарә иткәне өчен машина йөртү таныклыгыннан суд карары белән 1,5 елга мәхрүм ителгән мөслимле "правалы" буласына сөенеп, әлеге сумманы тиз арада табып та бирә. Башта хуҗадан - 20 мең сум, аннары калган 10 мең сумын да алгач, Актаныш районы мошеннигы эзен суыта. Тик җиңел юл белән акча эшләргә өйрәнгән егет туктыймы соң инде! Икенче корбанын ул Мөслимнең "Поляна" кафесы янында эзләп таба. Монысы да машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән ир-ат була. Алкогольле эчемлекләр эчеп, руль артына утырган райондашыбыз суд карары белән бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булса да, Актаныш мошеннигына чын күңеле белән ышана. Имеш, ул праваны алып бирә ала. Тиздән машинасына кабат утырып йөриячәге турында татлы хыялларга бирелеп, Актаныш кешесенә 20 мең сум акча бирә. Җиңел юл белән баерга өлгергән егетебез акчаны алгач, монысында да койрыгын сыртына салу юлын карый. Ләкин җир астыннан йөргән елан да бер күренер дигәннәр бит. Егетнең саксызлыгымы, әллә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең уяулыгы, оператив эш нәтиҗәсеме, аферист егет кулга алына. Алданган кешеләрдән язылган гаризалар нигезендә аны табуы кыенлык тудырмый. Бүген ул суд карарын көтеп сак астында утыра. Аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама