Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар кайгыртудан башлана

Соңгы ике айда район поликлиникасында үзгә бер җанлылык күзәтелә. Коридордагы халыкны умарта күче белән чагыштырсаң да, ялгыш булмас. Медицина күзәтүе үтүчеләр белән бергә диспансерлаштыру узучылар да байтак. Алар арасында өлкәннәр дә шактый. 65 яшьтән өлкән ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны хастаханәгә махсус машина алып килә. Ул районга “Демография” һәм “Өлкән буын” проектлары кысаларында бирелде. Әлеге машина белән аз хәрәкәтләнүче, коляска яисә “ходунки” ярдәмендә генә йөрүчеләрне транспортировкалау да уңайлы. Чөнки ул өлкәннәрне йөртү өчен махсус җиһазланган. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә кирәкле аппаратлар бар.

– Илкүләм милли проект кысаларында башланып киткән диспансерлаштыру оешкан төстә бара. 2 сентябрьдән бүгенгә кадәр 346 өлкән кеше медицина тикшерүе үтте. Өлкәннәрне авыл җирлекләреннән график нигезендә алып киләбез. Ниндидер сәбәпләр аркасында билгеләнгән көнне килә алмаучылар борчылмасын – махсус машина тикшерү үтәргә аларны барыбер алып киләчәк. Диспансерлаштыру планына 873 кеше керде. 10 декабрьгә кадәр исемлектәге һәркем поликлиникада медицина күзәтүе узачак. “Өлкән буын” проекты дәвамлы булыр, дип уйлыйм. Диспансерлаштыру вакытында бик күп өлкән кешедә йөрәк-кан тамырлары авырулары булуы ачыкланды, каннарында холестерин күләме күп булучылар да шактый. Иртә стадиядә ачыкланган авыруны дәвалау күпкә җиңел, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов.
Шунысы уңайлы: тикшеренү үтүче апа-абыйлар кан һәм бәвел анализы нәтиҗәләрен белеп, өйләренә тыныч күңел белән кайтып китә. Өлкәннәр кабинетларга чират тормый. Табибка күренергә үзләреннән алда кертергә теләмәүче райондашларыбыз да очрый, анысы. Монысына үзем дә шаһит булдым. Ләкин ерак авылдан диспансерлаштыру узарга килгән өлкәннәрне үз участокларының шәфкать туташы бер кабинеттан икенчесенә озатып куйгач, проблема тумый, дип әйтергә була.
– Капка төбеннән үк килеп алалар, кайтарып куялар. Бик теләп килдем әле тикшеренергә. Чирне вакытында ачыклау, дәвалау хәерлерәк. Әле бер дә карт итеп тоймыйбыз үзебезне. Поликлиникада табиблардан яхшы мөгамәлә генә күрдек. Бик уңайлы проект уйлап тапкан җитәкчеләр. Хөкүмәтебезгә рәхмәт, өлкәннәрне һәрвакыт кайгырталар, – ди Исәнсеф авылында гомер итүче Флүрә Шәвәлиева.
Ни сәбәпледер 5-6 ел элек халыкны диспансерлаштыруга китерү бик авыр иде. Күпләр моны үзе дә кирәксенмәде кебек. Хәзер халыкның үз сәламәтлегенә бармак аша карамавы сөендерә, ди табиблар.
– Җылы машинага утырып килдек, шоферы да бик ягымлы, хастаханә хезмәткәрләрен әйтәсе дә юк. Машина килеп туктау белән ак халатлы кызлар чыкты. Якын туганнарын каршы алгандай көтеп торалар иде. Күптән бөтен җирне тикшертәсе килеп йөри идем. Күзләремне әллә нинди махсус приборлар белән карадылар, үпкәне тыңладылар, йөрәк яздырдылар, кан басымын үлчәделәр. Янәдән егет ясап кайтарып җибәрәләр менә үземне. Иркенләп йөрдек, бөтен таныш кеше монда икән. Сөйләшеп туеп булмый. Проектны уйлап табучылар бик дөрес эшләгән. Бу – өлкәннәр өчен рәхәтләнеп аралашу, күрешү чарасы да икән бит!– диде Габдерәшит Хөсәенов.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев