Бәйгегә әниегезнең фотосын (үзен генә яки баласы/балалары/оныклары белән) һәм әниегез турында мәгълүмат (кайда эшли, әниегезгә генә хас сыйфатлар, аның нинди дә булса эшкә/һөнәргә осталыгы һ.б.) җибәрергә кирәк. Фотобәйгедә җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән ачыклана. Җиңүчеләр турында язмалар "Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасында урын алачак. Журналистларны әниегез турында язма әзерләргә этәрү сездән дә тора - кадерлегез турында мәгълүмат биргәндә мактау сүзләрен кызганмагыз!
Фотоларны muslimau@rambler.ru адресы буенча Мөслим матбугат үзәге почтасына җибәрергә кирәк.
Нет комментариев