Мөслим-информ

Игътибар! Бездә яңа ФОТОКОНКУРС: "Әнием бар шул минем!"

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Язның беренче матур бәйрәме уңаеннан Матбугат үзәге "Әнием бар шул минем!" исемле фотоконкурс игълан итә.

Бәйгегә әниләрнең балалары белән төшкән фоторәсемнәрен (алардан ана белән бала арасындагы җылылык һәм наз бөркелеп тору мөһим) Матбугат үзәгенең электрон почтасына (muslimau@rambler.ru) җибәрү кирәк. Конкурс шартлары буенча фото белән бергә әни кешенең исем-фамилиясе, кайдан булуын да күрсәтегез. Конкурста катнашырга теләүчеләр Матбугат үзәгенең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге "Без мөслимлеләр! Мы муслюмовцы!" төркеменә язып та калдыра ала. Җиңүчене бүләк көтә!

Сорауларыгыз булса, Матбугат үзәгенә шалтырата аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: