Мөслим-информ

Муслюмовский район

Яңалыклар

Игътибар! Авыл хуҗалыгы идарәсе яшьләр арасында конкурс игълан итә

2015 елның 30-31 октябрендә "ТР авыл яшьләренең 2014-2015 елга кадәр" озын сроклы максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында "ТР яшьләренең авыл җирлеге берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы эшчеләре арасында "Иң яхшы һөнәр иясе" профессиональ бәйгесе үткәрә.

Бәйгедә 18-35 яшьлек, бер елдан да аз булмаган хезмәт стажы булган, билгеләнгән тәртиптә гариза биргән авыл хуҗалыгы эшчеләре катнаша ала.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

"Иң яхшы мал табибы";

"Иң яхшы зоотехника белгече";

"Иң яхшы агрономия белгече";

"Иң яхшы механизатор";

"Иң яхшы машина белән саву операторы";

"Иң яхшы бозау караучы";

"Иң яхшы хисапчы-экономист";

"Иң яхшы терлек-бозау караучы".

Бәйгедә теориядән белемнәр тикшереләчәк һәм практик биремнәр башкарылачак. Җиңүчеләргә чит илдә һәнәри стажировка үтү мөмкинлеге булачак, һәр номинациядә призлы урын алганнарга дипломнар һәм 10, 8, 6 меңлек сертификатлар тапшырылачак. Катнашып та урын алмаган һәр кешегә диплом һәм 2 мең сумлык кызыксындыру премияләре биреләчәк.

Бәйгедә катнашыр өчен amo-rt.tatarstan.ru сайтында яки http://goo.gl/siu0kW. сылтамасында гариза тутырырга кирәк. Гаризалар 20 сентябрьгә кадәр кабул ителәләр.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама